Юл-патруль хезмәте инспекторы нәрсә эшли:
1. Хокук бозуны фотога һәм видеога төшерә.
2. Административ хокук бозуга карата эш кузгату турында карар чыгара.
3. Пүнәтәйләр җәлеп итеп, транспорт чарасын тоткарлау турында протокол төзи.
4. Транспорт чарасын, документларны тапшыру өчен эвакуация хезмәтен чакыра.
5. Эвакуация хезмәте хезмәткәре килеп җитү белән транспорт чарасын кабул итеп алу-тапшыру актын төзи.
6. Эвакуатор хезмәткәре эвакуацияләнәсе транспорт чарасын фотога, видеога төшерә һәм алып китә.
Искәрмә: Әгәр водитель машинаны алып киткәнче килеп җитсә, инспектор аны шунда ук җавапка тарттыра. Бу очракта автомобиль тоткарланмый (Администртив регламентның 147.1нче статьясы).
7. Юл-патруль хезмәте инспекторы подразделениенең дежур частенә (Уфада — Русия Эчке эшләр министрлыгы ЮХХДИ идарәсенең Уфа буенча юл-патруль хезмәте) автомобильнең штраф мәйданчыгына күчерелүе, эвакуацияләүнең вакытын, сәбәпләрен хәбәр итә. Транспорт чарасының кайда урнаштырылганын әйтә.
8. Транспорт чарасын тоткарлау турында протокол Уфада — Русия Эчке эшләр министрлыгы ЮХХДИ идарәсенең Уфа буенча юл-патруль хезмәтенә тапшырыла.
Водитель нәрсә эшли:
1. Дежур частькә (Уфада – 2793335 номеры буенча Русия Эчке эшләр министрлыгы ЮХХДИ идарәсенең Уфа буенча юл-патруль хезмәтенә) шалтыратып, “корыч ат”ының кайда икәнлеген ачыклый.
2. Уфада, транспорт чарасы 20 сәгатькә кадәр эвакуацияләнсә, граждан Муниципаль бюджет учреждениесенең махсуслашкан машина туктату урынына килә. Биредә юл-патруль хезмәте инспекторы протокол төзи яки административ хокук бозу турында карар чыгара. Протокол тутырганда водитель Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча мәгълүмат үзәге аша тикшерелә.
3. 20 сәгатьтән соң административ хокук бозу турында протокол ЮХХДИ подразделениесе урнашкан урынга җибәрелә. Бөтен шартлар үтәлгәч, чыгымнар каплангач, “корыч ат” янә водительгә тапшырыла.
Эвакуацияләнгән машинаны юллап алу кесәгә суга, вакытны ала һәм уңайсызлыклар тудыра. Күңелсез хәлдә калмас өчен, юл билгеләренә игътибарлы булырга һәм машинаны рөхсәт ителмәгән урында туктатмаска кирәк.