+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 июль 2015, 21:09

Үзе су җыя торган шешә

Галимнәрне яңа ачышларга табигать үзе илһамландыра. Намиб чүлендә яшәүче кара коңгызның, дымны һавадан җыеп, суга әйләндерү сәләте аларга шәп идея бирә.

Бу үзенчәлекле коңгыз яшәгән чүлдә явым-төшем елына 1,2 сантиметр гына тәшкил итә. Кара коңгыз иртә таңнан, чүлдә томан җыелгач, биек ком калкулыклары (дюналар) өстенә менеп, корсагын өскә куеп җил уңаена ята һәм башын аска ия. Аның бөтен тәне һава парларын җыярга сәләтле вак кына орылардан (түмгәкчекләрдән) тора. Алар, су хасил итеп, коңгызның авызына агып төшә.
Шул ук ысулны кулланып, NBD Nano галимнәре үзе су җыя торган савыт уйлап чыгарган. Гадәти шешә тышлыгын шундый ук вак кына төерчекләр белән каплыйлар. Алар ярдәмендә һавадагы дымнан шешә эченә үзеннән-үзе су җыела.
Мондый шешә, беренче чиратта, спортчыларга бик ошаячак. Чөнки аларга еш кына авыз чайкарга яисә бер йотым су эчеп куярга кирәк була. Эчәргә яраклы чиста су җитешмәгән кайбер илләр өчен дә бу күптән көтелгән ачыш булачак.
Мондый гаҗәеп шешәләр тиздән сатуга чыга башлаячак, әмма аларның төгәл бәясе әлегә билгеле түгел. Киләчәктә шуңа охшаш технологияләрне теплицаларда, ә бәлки, хәтта авыл хуҗалыгында фермаларда да куллану мөмкин булыр, дип фаразлый белгечләр.
Читайте нас: