— Улыбыз туып озак та үтмәде, Раянны хәрби хезмәткә чакырдылар. Баку шәһәрендә өч ел ярым хезмәт итте. Менә шулай миңа солдатка булырга да туры килде, — дип яшьлеген искә ала Мөршидә апа.
Армиядан кайткан Раянны сельпога товар ташучы итеп эшкә чакыралар. Соңрак кулланучылар җәмгыяте рәисе итеп сайлыйлар һәм ул лаеклы ялга чыкканга кадәр шул вазыйфаны башкара. Мөршидәсе исә шунда ук йөк бушатучы булып эшли.
— Тормышымнан зарланмыйм, —дип хәтер йомгагын сүтә әңгәмәдәшем. — Раян белән 62 ел тату гомер иттек. Биш бала үстердек. Улым Фәнир генә бу көннәрне күрә алмады. Фаҗигале вафат булганына 8 ел тулды инде. Өч кызым да үзаллы тормыш көтә. Кияүләремнән дә бик уңдым.
Ишле гаиләдә үскәнгәме, Мөршидә апа белән Раян абыйның балалары да әти-әнисеннән матур үрнәк алган. Әйтик, өлкән кызлары Гөлчибәр хәләл җефете белән 7 бала үстергәннәр. Аның кызы Ләйсәннең гаиләсендә — 5 бала. Мөршидә апа бүген 12 оныгына һәм 18 турунына сөекле дәү әни.
— Аллага шөкер, күмәкбез. Шуңа йортымнан кеше өзелеп торганы юк. Бер-бер артлы килеп кенә торалар, —дип куанычы белән уртаклаша Мөршидә апа.
Ул шулай дип әйтеп бетерүгә, күрше Еланыш авылында яшәүче кызы Гөлчибәр килеп керде.
— Менә әнинең хәлен белергә килдем әле. Берьюлы икмәк тә пешереп куярмын. Ул йортта пешкән икмәк ярата. Аллага шөкер, авылларыбыз арасы ике генә чакрым. Шуңа автобус көтеп торасы түгел. Йөгереп кенә, дигәндәй, киләбез дә җитәбез.
Сеңлесе Тәнзилә дә Еланышта яши икән. Шуңа чиратлап әниләренең хәлен белешеп торалар.
Намуслы тырыш хезмәте өчен Мөршидә апа бик күп Мактау грамоталарына, дәүләт бүләкләренә лаек булган. Шулар арасында аның өчен иң кадерлесе — бергә яшәүләренең 60 еллыгы уңаеннан Башкортстан Республикасы Президенты бүләк иткән ашъяулык. Ул түрдәге өстәлгә ябылган. Аның янәшәсендәге диварга “Никахлы тормыш юбилярларына” дип язылган тасма эленгән.
— Шуларга караган саен Раянымны күргәндәй булам. Рәхмәт аңа, карт көнемдә ялгызымны калдырып китмәгәне өчен. Балаларымны мин аның бүләге дип исәплим, — дип күз яшьләрен сөртеп алды әңгәмәдәшем.
Ә мин исә: “Барлык аналарга да олыгайган көннәрендә шатлык яшьләре генә күрергә насыйп булса иде”,— дип теләдем.