+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 август 2015, 22:10

Август. Ел фасылы

Борынгы бабаларыбыз бу айны “урак” дип атаган. Аны борынгы заманда урыслар да нәкъ шулай “серпень” дип йөрткән.

Борынгы римлылар августны, елның алтынчы ае икәнен искәртеп, башта гади генә “секстилис” дип атаган. Аннары император Октавиан Август хөрмәтенә бүгенге исемен кушканнар.
Борынгы төрки җәдәвәлгә дә күз салыйк. 23 июльдә башланган “әсәд” (“арслан”) ае 22 августка кадәр дәвам итә. Ә 23 августтан исә “сөмбелә” (“арыш башагы”) ае башлана.
Халык аны, июнь шикелле үк, “челлә” ае дип тә атый. Августны тагын “казларның сусыз ае” дип сыйфатлау да очрый. Чөнки артык кызулыктан су-күлләр кибә. Ә менә бу ай көз галәмәтләрен күрсәтә. Шуңа элек “көз багыр” (“көзгә карый башлау”) исеме дә булган.
Августта иген ура башларга кирәк. “Август аенда урак тимере кыза, су суына” дигән мәкаль бик дөрес. Кояш кыздыра, урманда үлән дә яшел, чәчәкләр дә күп. Шулай да җәйнең үтүен сиздерүче билгеләр байтак. Озын һәм караңгы төннәр, ә иртәнге якта күпләп чык төшә. Агач башларында алтын кебек сары яфраклар күренә башлый.
Август җиләк-җимешкә, чикләвеккә, гөмбәгә иң бай ай. Миләш агачы ботагында кызгылт-сары тәлгәшләр асылына. Ә гөлҗимешнең җимеше күзнең явын алырлык алканы хәтерләтә.
Урман тирәсендәге юл буендагы агачлар төбендә күгәрек урыннар барлыкка килә. Бу — гөмбәчеләрне урманга чакыру билгесе. Әлегә кадәр булганнарына баллы гөмбә дә өстәлә. Күптән киселгән агач төпләрендә, ауган, череп яткан агач асларында тулып ята алар. Кәрзингә салсаң, ватылмыйлар.
Елгаларда, күлләрдә су көннән-көн салкыная бара. Үләннәр саргая, җиргә ята. Сукмакларда коелган яфраклар “тавыш бирә”. Җәй безнең белән хушлаша. Август — аның соңгы ае.


Һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле көннәр һәм юбилейлар

1 — язучы Флүр Яхинның тууына 70 ел (1945-2005).
2 — Һава-десант гаскәр­ләре көне;
Тимер юлчылар көне;
Башкортстанның халык шагыйре, прозаик, драматург һәм публицист Мәҗит Гафуринең тууына 135 ел (1880-1934).
6 — Хиросима көне;
Русия Федерациясе тимер юл гаскәрләре көне.
7 – Уфада Дуслык монументы ачылуга 50 ел (1965).
8 — Физкультурачылар көне;
9 — Бөтендөнья төп халыклар көне;
Төзүчеләр көне;
Башкортстан умартачылары көне.
12 — Хәрби-һава көчләре көне;
Халыкара яшьләр көне.
13 – икътисад фәннәре док­торы, Русиянең һәм Баш­кортстанның атказанган фән эшлеклесе, Башкортстан Фәннәр академиясе һәм Русия Авыл хуҗалыгы фән­нәре академиясенең мөхбир әгъзасы Үзбәк Госмановка 80 яшь (1935).
15 — Археологлар көне;
Башкортстанның халык артисткасы Равилә Хаҗиева­га 85 яшь (1930).
16 — Русия Һава флоты — авиация көне;
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның туган көне (1954).
17 — шагыйрь Әсхар Кәшфуллинга 85 яшь (1930).
20 — ДОСААФ көне.
22 — Русия Федерациясе Дәүләт флагы көне.
23 — Русиянең хәрби даны көне. Курск янында җиңүгә 70 ел (1943);
Русиянең һәм Башкорт­станның атказанган сәнгать эшлеклесе, Урыс дәүләт академия драма театрының сәнгать җитәкчесе Михаил Рабиновичка 75 яшь (1940).
25 — Җәлилчеләрне искә алу көне;
драматург һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, халык язучысы Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел (1935-2012).
27 — Русия киносы көне;
Башкортстанның атказанган артисты Салих Хөснияровның тууына 100 ел (1915-92);
Шагыйрә Эльмира Чәчән­баевага 65 яшь (1950).
30 — Шахтерлар көне.
Читайте нас: