1979 елның 27 декабре. Безнең ил 1980 елны каршы алырга — Олимпия уеннары хуҗасы булырга әзерләнә. Гәзитләр “Бахтар” мәгълүмат агентлыгының Әфганстанда Апрель революциясенең икенче этабы башлануы турында хәбәр итә. Әфганстан халкы Хафизулла Әминнең канлы диктатурасына каршы чыга. Бабрак Кармаль җитәкчелегендәге яңа революцион хөкүмәт хәрби ярдәм күрсәтүне сорап Советлар Союзына мөрәҗәгать итә. Безнең ил уңай җавап бирә.
1980 елның 28 апрелендә СССР Югары Советы Президиумы “Матбугатта бастырмаска” дигән махсус тамга белән “Әфганстан Демократик Республикасына интернациональ ярдәм күрсәтү буенча бурычны уңышлы үтәгән өчен” Совет Армиясе хәрбиләрен орден һәм медальләр белән бүләкләү турында яшерен указ чыгара. Кызыл байрак ордены белән бүләкләнүчеләр исемлегендә Бәләбәйдә туып-үскән лейтенант Рәшид Абдуллаев та була. 35 ел элек төшерелгән фотода Рәшид бүләкләү тантанасыннан соң үзенең иптәшләре белән. Монда аңа бары тик 23 яшь, ә аның солдатлары аңардан да яшьрәк. Аларның күкрәгендә Бөек Ватан сугышы фронтовиклары арасында абруйлы булган хәрби бүләк ялтырый. “Әнием Бөек Ватан сугышы елларында оборона заводында эшләде, — дип искә ала Рәшид Игамбирде улы. — Эш өстендә килеп туган фаҗига нәтиҗәсендә ул имгәнә һәм инвалид булып кала. Әтием тумышы белән Үзбәкстанның Коканд шәһәреннән. Ул балалар йортында тәрбияләнгән. Сугыштан соң Бәләбәйдә хезмәт иткән, биредә әнием белән танышкан һәм гаилә корган, мин туганмын. Укырга керер алдыннан без Кокандка күчендек. Шунда башлангыч белем алдым. Мәктәп елларында тарих белән кызыксына башладым. Бишенче сыйныфтан ирекле көрәш белән шөгыльләндем. 1970 елда әти-әнием автомобиль фаҗигасендә һәлак булып, мин ятим калдым. Әниемнең апасы мине үзе янына Бәләбәйгә алып кайтты. Ул 8нче мәктәптә тарихтан укыта иде, монда сигезенче сыйныфны тәмамладым. Суворов училищесында укыганда тарихны өйрәнүне дәвам иттем. Шуңа күрә хәрби белемемне дәвам итү өчен Свердловск югары хәрби-сәяси танк-артиллерия училищесын сайладым.