+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 август 2015, 10:47

Электр очкыннарыннан — портрет

Башкалардан аерылып тору өчен кеше­ ниләр генә эшләми! Рентгенолог булып эш­ләүче америкалы Фил Хансен да үзен­чә­лек­ле рәссам булуы белән киң танылу яулый.

Сәнгать мәктәбендә укыганда ул кулы калтырау (тремор) белән җафалана һәм яраткан шөгыленнән баш тартырга мәҗбүр була. Укуын ташлый һәм күңел төшенкелегенә бирелә. Аны дәвалаучы невролог: “Авырудан өстен чык”, — дигән киңәш бирә. Һәм Хансен сәләтен һәм иҗат энергиясен эшкә җигә. Нәтиҗәдә, яңа проектлар уйлап таба һәм аларны тормышка ашыру өстендә дәртләнеп эшли башлый.
Ул картиналарын төрле материаллардан ясый. Электр һәм магнетизм өлкәсендә танылган уйлап табучы Никола Теслага хөрмәт йөзеннән, буяулар урынына электр очкыннары кулланып, галимнең портретын төшерә.
Брюс Линыкын — буяулы йодрыгы белән киндергә сугып, Джордж Бушныкын — Гыйрак сугышында һәлак булган солдатлар исемнәрен язып, Мона Лизаныкын... гамбургерлар маеннан эшли. Текстлар ярдәмендә портрет ясауга 136 сәгать вакыт сарыф ителгән.
Арт-проектлар аңа зур табыш китерә һәм күп тамашачыларны җәлеп итә.
Читайте нас: