+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 август 2015, 23:00

720 миллион яшьлек метеорит кисәге — Чиләбе өлкәсендә

Чиләбе өлкәсендә ярты гасыр элек төшкән метеорит кисәген тапканнар. 1949 елның 11 июнендә җиргә килеп төшкән Коншак метеоритының кисәкләре сирәк очраучы экспонат булып исәпләнеп, Чиләбе шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда саклана.

XX гасырда гомум авырлыгы 200 килограммлык 20гә якын шундый кисәкләр җыелган, ләкин 1960 елдан соң алар табылмый башлаган. Узган ел һәм быел геологлар тагын да шундый кисәкләрне тапкан.
Галимнәр әйтүенчә 66 ел элек шартлаган бу метеоритка 720 миллион яшь. Аның кисәкләре Коншак районы биләмәсенә генә түгел, якындагы Чибәркүлгә дә төшкән.
Читайте нас: