+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 август 2015, 23:03

Сөйли торган китаплар

“Изге күңелдән — китап” дип аталган акциянең чираттагы тантаналы чарасын Башкортстан “Китап” нәшрияты директоры Илһам Яндәүләтов ачты. Баш мөхәррир урынбасары Олия Гыйләҗетдинова акциянең барышы белән таныштырганнан соң Сукырлар өчен республика махсус китапханәсе директоры Айгөл Әминевага сүз бирелде.

Бу китапханә нәшрият белән байтак еллар инде хезмәттәшлек итә, анда басылган бик күп китапларны мөмкин­лекләре чикләнгән, яки тома сукырлар өчен Брайль системасы буенча һәм аудиокитап төсендә нәшер итә. Шушы акция чикләрендә Айгөл Әминева 28нче махсус интернат-мәктәп укучыларына туган якны өйрәнү өчен бик кирәкле “Минем Уралым мең еллар аша” дигән 28 сәгать 43 минутлык аудиокитаплар бүләк итте.
“Ишетмәгән дә, күрү сәләте дә булмаган бер генә кеше дә ялгыз калырга тиеш түгел, һәркемнең укырга, әдә­биятка мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеге булырга тиеш, чөнки китап безне канатландыра да, сафландыра да, яшәү дәрте дә бирә. Шуның өчен безнең китапханәнең тавыш яздыру сту­диясендә яңадан-яңа басмаларны аудио форматына күчереп, укучыларыбызга вакытында тәкъдим итеп торабыз”, — диде махсус китапханә директоры.
Коррекцион интернат-мәктәпнең директор урынбасарлары Гүзәл Морзагилдина һәм Айгөл Килмөхәммәтова бу бүләкләрне ихлас күңелдән кабул итте һәм кайчандыр Салават Низаметдиновны тәрбия­ләгән уку йортына, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга игътибар бүлгәннәре өчен рәхмәт әйтте.
Республикабызның милли симфоник оркестры директоры, күренекле скрипкачы Алексей Воронин Арслан Мөбәрәковка багышланган фотоальбомны һәм тагын да берничә кыйммәтле китапны бөек актер исемен йөртүче Сермән балалар йортына тапшырды.
Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ирек Киньябулатов та “Китап” нәшриятында чыккан дистәгә якын китапны сатып алып, 28нче махсус интернат-мәктәп укучыларына бүләк итте һәм үзенең шушы акциягә багышлап язылган шигырен дә укып ишеттерде. Яшьләргә, укучыларга, күпбалалы гаиләләргә китапка карата игътибар җәлеп иттерүгә юнәлтелгән бу акцияне эстафета буенча Халыклар дуслыгы йорты директоры Азат Ибраһимов һәм “Сәнгать әһелләре” фонды җитәкчесе Альмира Соломинова кабул итте. Шагыйрь Марсель Сәлимов акциянең киләсе чараларында үзенең дә катнашырга теләген белдерде.
Читайте нас: