+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 август 2015, 21:37

Очты, очты... трамвай очты

Бу трамвайга беренче тапкыр утырган кешеләр җиңелчә дулкынлану кичерә. Аңарда күбрәк сәяхәт иткән саен бу хис кими бара, пассажирларның канәгать булуы йөзләренә чыга. Сүз Германиянең Вупперталь шәһәрендәге гади булмаган трамвай турында бара. Аның үзенчәлеге шунда — ул җирдән йөрми, ә һавадан оча.

2013 елда бу тимер юл дөньяда иң хәвефсезе дип таныла. Аның тарихында берничә кызыклы очрак теркәлгән. Бу хәл 1950 елда була. Шәһәргә Althoff циркы килә. Халыкны җәлеп итү максатында 3 яшьлек фил баласы Туффины, трамвайның бер вагонына утыртып, шәһәр буйлап йөртергә булалар. Әмма фил паникага бирелә һәм, трамвай кузгалып китеп, бераз баргач, ул аннан сикерә. Бәхеткә, бу вакытта трамвай елга өстеннән үтеп барган була. Туффи җиңелчә генә җәрәхәтләр ала һәм бу очрактан соң 36 ел яши.
Читайте нас: