+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 август 2015, 21:28

Маугли варислары

Ни өчен кыргый хайваннар кеше балаларын ярата, ә өлкәннәрне бик өнәми?Кыргый хайваннар тарафыннан тәрбияләнгән кыргый балалар турындагы тарихи очраклар уйлап чыгарылган һәм “Джунглилар китабы”нда тасвирланган Маугли, антик чор риваятендәге Ромул һәм Рем белән генә чикләнми. Дөрес­леге бернинди шик тудырмаган һәм чынбарлыкта булган вакыйгалар да бик күп.

Шуларның, мөгаен, иң бил­гелеләренең берсе 1920 елның октябрь кичендә Һиндстанның көнчыгышындагы Миднапур авылыннан ерак булмаган урында башлангандыр. Авыл халкы кешегә охшаган ике өрәктән инде байтак вакыт котлары очып яши: алар ерак булмаган урман янындагы чокырлардан көтмәгәндә генә килеп чыга да шулай ук көтмәгәндә генә юк була. Бу хәлләрнең асылына төшенергә теләгән рухани Джозеф Сингх авыл халкы алдында бу өрәкләрне табарга ант итә һәм, әллә нигә өмет тә итмичә, антын гына үтәү йөзеннән шул кичтә үк якындагы бер агач башына менеп утыра һәм көтә башлый. Бераздан шундагы чокырларның берсеннән зур ике бүре килеп чыга, алар артыннан берничә баласы башын калкыта, алардан соң халыкның котын алган теге ике өрәк тә күренә.
Әлеге бүре өере бераз якынайгач, Джозефның аптыравының чиге булмый: өрәк дигәннәре бер дә өрәк түгел, ә кечкенә ике кыз бала икән ләбаса! Аларның берсенә яшь ярым тирәсе булса, икенчесе җиде яшьләрдә була. Димәк, бүре гаиләсе аларны “кызлыкка алган” һәм үз балалары белән тиң-тигез күреп тәрбияләгән.
17 октябрьдә ул кызларны тотып алалар һәм ятимнәр йортына тапшыралар, андагы тәрбиячеләр дүрт аяклап йөгерә һәм улый гына белүче бу икәүдән кеше “ясарга” тотына. Кызларның кечкенәсенә – “Амала”, өлкәненә “Камала” дигән исемнәр кушалар. Кызганычка каршы, бер елдан Амала вафат була, үлгәнче ул басып торырга да, сөйләшергә дә өйрәнми. Камала 16 яшькә кадәр яши, шул елларда ул кешечә яшәү рәвешенең төп нигезләрен үзләштерә, туры басып йөрергә өйрәнә, кешеләр тукланган ризыкны яратып ашый башлый, ләкин аның сүз запасы 30 сүздән артмый. Әмма кешегә хас хис-тойгы кичерешләре аңа ят булмый, сеңлесе Амала үлгәннән соң аның ике күзеннән ике яшь бөртеге агып чыга...
Һиндстанда кыргый шартларда тәрбияләнгән тагын бер бала тарихы киң билгеле. Аны төрлечә – Шамдео, Раму, Балу (монысы “Джунглилар китабы”ндагы персонажга бәйле рәвештә) – атап йөртәләр. Аны бер мәгарәдә ана аю тәрбияләп үстергән. Уттар-Прадеш штатында яшәүче бер аучы аны 1972 елның маенда аю ияләшкән мәгарә янында ике бүре баласы белән уйнаган чакта күреп ала һәм өенә алып кайта. Соңыннан малайны Прем-Дивас приютына монашкалар тәрбиясенә бирәләр. “Балу” 17 яшьләр тирәсендә 1985 елның февралендә эчәкләр авыруыннан вафат була.
Шулай да кыргый хайваннар тарафыннан тәрбияләп үстерелгән балалар турында рәсми рәвештә язып калдырылган һәм иң гаҗәеп хәлләрнең берсе Һиндстандагы бер судьяга сөйләнелгәнедер.
Бервакыт суд залына чылбырлар белән богауланган 40 яшьләрдәге бер ирне алып керәләр. Ул туктаусыз үкерә, бәргәләнә, аны көч-хәл белән генә тотып тыеп тора алалар. Тәмам аптырашта калган судья бу кешенең һәм аның туган-тумачасының тормышы турында белешмәләр тупларга ниятли һәм әнә шул вакытта искиткеч хәлләр хакында билгеле була.
Соңыннан кешеләр “Тисса” исеме биргән бу малай Шри-Ланкада 1973 елда тотып алганчы табигать кочагында кыргый хайваннар белән яшәгән. Шул тирәдәге авылларның берсендә яшәүчеләр көннәрдән бер көнне ике баласы һәм кешегә охшаган бер сәер җан иясе белән китеп баручы юлбарыска тап була. Якынрак килеп карасалар, ул зат чыннан да 5-6 яшьләрдәге кеше баласы булып чыга. Крестьяннар күп булганлыктан, алар бу малайны юлбарыслардан аерып алып, авылга алып кайту чарасын күрәләр. Шулай итеп бу табылдык малай авылдагы бер алачыкта яши башлый. Әмма ана юлбарыс үзенеке дип исәпләгән “баласыннан” болай җиңел генә аерылышырга җыенмый һәм, берничә төн рәттән авылга килеп, малай яшәгән алачык тирәсендә йөри. Моның ахыры хәерле тәмамлан­масын чамалаган крестьяннар бахыр юлбарысны үтерергә мәҗбүр була. Шуннан соң әлеге малайны авыл биләмәсе башлыгы үз тәрбиясенә ала, “маугли” арытаба кешеләр тормышына, яшәешенә, җәмгыятенә яраклашып үсә, ир булып җитешә. Судья каршында басып торучы дуамал ир нәкъ теге малай була да инде.
Кыргый жанварлар һәм аларның кеше затыннан булган “бала­лары”ның бу тарихлары, табигатьтә адәми зат белән кыргый хайваннар арасындагы мөнәсәбәтләр безгә гади күзлектән чыгып караганда бик аңлашылып та бетми кебек. Бу мөнәсәбәтләр нигезендә бер-берсенә ияләшү генә түгел, тагын да тирәнрәк хис-тойгылар ятадыр кебек...
Читайте нас: