+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 август 2015, 21:27

Урам сәнгатенең яңа төре

Урам сәнгатенең ярнбомбинг дип аталган яңа төре барлыкка килгән. Безнеңчә ул “бәйләнгән граффити” яисә “җепкә урау” дигәнне аңлата. 2011 елның 11 июнен “Faсеbook” социаль челтәре халыкара ярнбомбинг көне дип игълан иткән.

Америкада — баганалар, агачлар, эскәмияләр, юл күрсәткечләренә, телефон будкаларына, төрле сыннарга, Стокгольмда — экипажларга, Лондонда фонтаннар, тимер рәшәткәләргә бәйләнгән әйберләр кидерү гадәткә керә башлаган. Парижда тротуар ярыкларын төсле җепләр белән тутыралар.
Хокук саклау органнары мондый шөгыльне хупламаса да, тыныч карый. Бәлки, үзенчәлекле сәнгать төре — хатын-кызлар мавыгуы булгангадыр.
Ярнбомбингка Техас шәһәрендә яшәүче америкалы Магда Сэйег нигез сала. Ул үзе ачкан кибетнең ишегенә бәйләнгән чехол кидерә. Бу сатып алучыларны җәлеп итә. Соңрак Магда теләктәшләре белән үзенчәлекле бәйләү клубы ача. Социаль челтәрләр аша реклама биргәннән соң күпләп заказлар килә башлый. Мәсәлән, Остин шә­һәренең сәнгать музее алдындагы 99 агачны бәйләнгән кием белән бизәүне сорыйлар. Ә “Тоуоtа” компаниясе автомобильгә свитер бәйләргә заказ бирә.
Заказлар күбәеп китү сәбәпле, 2009 елда Магда кибетен яба һәм бөтен вакытын яраткан шөгыленә бирә.
Читайте нас: