Балаларны урындагы җирбиләүче Ричард де Келн үз тәрбиясенә ала, ләкин ул аларны нинди генә тәмле ризыклар белән сыйларга тырышып карамасын, бу йортта яши башлауларына ару гына вакыт үтсә дә, алар авызларына яшел ногыт борчагыннан башка берни дә капмый. Кызганычка каршы, балаларның кечкенәсе булган малай бер ел тулар-тулмастан вафат була, кыз бала исә исән кала һәм гомеренең ахырына кадәр шул авылда яши.
Еллар үткәч, кызның тән тиресе төсе гадәтигә әверелә, ә инде үсеп җиткәч, күршедәге Норфолк егетенә кияүгә чыга. Инглиз телен үзләштергәннән соң, ул күршеләренә энесе белән Изге Мартин җирендә туып-үсүләре, анда беркайчан да кояш күрмәүләре, һәрчак куе томан булуы, икәүләп көтү көтүләре, ниндидер җир асты тоннеленә кереп адашулары һәм, ниһаять, аннан Вулпит авылы янына килеп чыккач, кояш күрүдән күзләре чагылуы турында сөйли.
Бу тарихны төрлечә аңлатып карарга тырышалар. Балаларның тән тиресе яшел булганлыктан, яшел ногыт борчагы белән тукланганлыктан (кельтлар фольклорына ярашлы, мәрхүмнәр ризыгы), кайбер галимнәр моны матур бер әкият дип кенә исәпли. Башкалар моны Англиядә киң билгеле Яшел кеше яисә Яшел Джек белән бәйли, анысы тәненә яфраклар үскән һәм яз яңаруын гәүдәләндерүче гайре табигый персонаж була. Балалар беркайчан да кояш яктыртмаган җир асты мистик дөньясыннан чыккан, я булмаса параллель дөньядан ялгыш килеп эләккән, дигән фаразлар да була.
Ләкин күптән түгел моның гади генә, шул ук вакытта дөреслеккә охшаган аңлатмасы да тәкъдим ителә. 1980 елда тикшеренүче Пол Харрис Вулпитта була һәм урындагы халык белән аралашудан шуны аңлый: алар бу тарихны Норфолк җире графы турындагы риваять белән бәйли, ул да ике балага опекун булган. Ул, имеш, балаларны мышьяк белән агулап үтерергә тырышкан, әмма бу нияте килеп чыкмагач, урманга алып чыгып, Норфолк белән Суффолк төбәкләре чигендәге Тетфорд урманнарында адаштырып калдыра. Зур байлыкка ия булган бу балалар шунда үлсә, граф алар балигъ булганнан соң хуҗа булачак милекне үз кулларына төшерергә ниятли. Вулпит халкы сөйләвенчә, нәкъ менә шул балалар чирле һәм миңгерәүләнгән хәлдә очраклы рәвештә генә табыла. Монда шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: мышьяк белән агулану хлорозга сәбәпче була, ә аның нәтиҗәсендә кешенең тән тиресе яшел төскә керә. Шундый ук нәтиҗә ачлыктан анемия булганда да күзәтелә. Тән төсенең нәрсә белән туклануга бәйле үзгәрүен табылдык кызның тәне яхшы ризык ашый башлагач нормальләшүе дә раслый.
Тикшерүче Харрис раславынча, әлеге яшел балалар белән бәйле хәлне тагын бер факт ачыклый ала. Мәсәлән, Вулпиттан берничә миль ераклыкта гына Форнгем Сент-Мартин авылы урнашкан, балалар әйткән Изге Мартин җиренең нәкъ шул авыл булуы ихтимал. Аннан төньякка таба Тетфорд урманнары башлана, ул бик куе булганлыктан, куркынган сабыйлар өчен ул куе томанлы һәм кояшсыз булып та тоелгандыр. Шул урман территориясендә неолит чорыннан калган бихисап кремний шахталары, димәк, тоннельләр дә бар. Балалар шул тоннельләрнең берсе буйлап йөреп, Вулпит авылына килеп чыккан, күрәсең.
Һәм, ниһаять, әлеге тарихка кагылышлы бик тә кызыклы бер факт. Шуңа бик охшаш тагын бер вакыйга 1887 елның августында Испаниянең Каталония төбәгендәге Банхос авылында кабатлана, анда да ике яшел бала табыла. Еллары һәм урыны аермалы булуы өстенә, монысында кыз бала биш елдан вафат була, ә калган детальләр бик охшаш. Мәсәлән, табылдык балаларның яшел ногыт борчагы гына ашаулары шул ук, ә аларны тәрбиягә алган игелекле идальгоның (шулай ук җирбиләүче) исеме — Рикардо да Кално. Бу исем сезгә инглиз версиясендәге Ричард де Келнны исегезгә төшермиме? Ләкин бу хакта язылган чыганакларны, матбугат басмаларын күпме генә һәм ничек кенә җентекләп өйрәнмәсеннәр, вакыйга турында мәгълүмат бер генә басмада да табылмый. Моңа аптырыйсы да юк, чөнки Банхос дигән авыл бу илдә бөтенләй юк. Банхос авылын да, анда, имеш, табылган яшел балаларны да кемдер уйлап кына чыгарган. Кемдер ХII гасырдагы вакыйга турында укып, бик “илһамланып” киткән һәм, аны ХIХ гасырга “күчереп”, яңартырга булган, күрәсең. Ә менә аның урта гасырларда Англиядә чын-чыннан булганы һәм язып калдырылганы беркемдә дә шик тудырмый.