+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 август 2015, 20:54

Йомырка кабыгыннан — лампа!

Вьетнам рәссамы Бен Трены чын нәфислек остасы дияргә була. Ул юка гына йомырка кабыгына искиткеч матур табигать күренешләрен һәм портретлар төшерә. Моның өчен рәссам яктылык төшерүче махсус колбалар куллана.

Иң катлаулысы — коралны дөрес сайлау, ди Бен Тре. Бик күп кораллар белән эш­ләп караганнан соң ул теш та­библарының электр бораулау аппаратына туктала. Аның коллекциясендә Альберт Эйнштейн, Мона Лиза портретлары, Вьетнам пейзажлары бар. Экспонатлар яктыртылган пыяла шарлар эчендә саклана һәм аларны яктырткыч лампалар урынына да файдаланырга мөмкин.
Кытай рәссамнары Вен Фуланг, Пу Деронг һәм ватандашыбыз Мария Минститова исә йомырка кабыгына чокып бизәк төшерү осталары булып санала. Моның өчен каз, тавык, күркә, үрдәк, тәвә кошы йомыркалары файдаланыла.
Бу үзенчәлекле эшләр музейларда саклана, төрле күргәз­мәләргә куела.
Читайте нас: