+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 август 2015, 22:00

Виганелло шәһәрчегенең үз кояшы бар

Яшәү өчен һәр тереклек иясенә кояш яктысы һәм җылысы кирәк. Ә менә Италиянең Виганелло шәһәрчегендә яшәүчеләр кыш буе кояш яктысын бөтенләй күрми диярлек.

Биек Альп таулары белән уратып алынган үзәндә урнашкан бу шәһәрчектә гомер итүче 200ләп кеше ноябрь урталарыннан алып февральгә кадәр тәүлек әйләнәсенә караңгылыкта яши. Биредә һәр елның 2 февралендә “Кояш кайту” бәйрәме үткәрелә.
Италия архитекторы Джакомо Бонзани әлеге мәсьәләне хәл итү юлын таба — ул зур көзге ярдәмендә кояш нурларын чагылдыручы җайланма төзи һәм аны үзәк мәйданга урнаштыра. Менә инде ун елга якын “ясалма кояш” авыл кешеләрен кыш дәвамында яктылык белән тәэмин итә.
Мәйданы 40 квадрат метр тәшкил итүче бу дүртпочмаклы җайланма диңгез өслегеннән 870 метр биеклектә урнаштырылган һәм сәгатенә 120 километр тизлек белән искән җилгә дә бирешми. Ул компьютер аша идарә ителә һәм кояш траекториясенә карап көзге торышын үзгәртү мөмкинлеге бирә.
“Ясалма кояш” дип аталган проектны техник яктан инженер Эмилио Барлокко тормышка ашырган. Кояш нурларын шәһәргә юнәлтү 100 мең еврога төшкән.
Моңарчы беркемгә билгеле булмаган авыл бар дөньяга танылган, чөнки кояш анда өч ай буе, гадәттәгечә, көнчыгыштан түгел, ә төньяк-көнбатыштан карый.
Читайте нас: