+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 август 2015, 21:49

Гасырлар буе... упкын өстендә

Аргентинаның көньяк-көнчы­гы­шында урнашкан Тандиль шәһәрен­дәге биек һәм текә кыяның читендә 300 тоннадан авыррак зур йомры таш бер кырые белән генә эләгеп, берничә гасыр буе төшмичә тора.

Җиде катлы бина биеклегендәге бу гранит таш көчле җил искән саен селкенеп куя, шулай да, аны ниндидер көч тотып тора диярсең, аска тәгәрәми. Ташның беренче исеме, Кояш улы хөрмәтенә, Даваско дип атала. Легенда буенча егет ата-бабаларын бирегә алып килгән, аларга җир эшкәртү, терлек асрау серләрен, төрле кәсепләр өйрәткән. Аннары әтисе Кояш янына кайткан һәм үзе кире килгәнчегә кадәр дип зур таш куеп калдырган.
Ташның икенче исеме испан теленнән (әйткәндәй, шәһәр исеме Тандиль дә) “селкенүче, хәрәкәтләнүче таш” дигәнне аңлата.
Кызганычка каршы, 1912 елның 29 февралендә ул, ниһаять, берничә кисәккә бүленеп килеп төшкән. Бәлки, моңа якындагы шахтада алып барылган шартлатулар сәбәпче булгандыр...
95 елдан, ягъни 2007 елның 13 маенда шунда яшәүче халык шәһәр символы булып саналган бу серле ташның күчермәсен элекке урынына, кыя читенә мендереп куя. Ләкин ул төп нөсхәсеннән 7 тапкыр җиңелрәк. Бу юлы ташны ныклап беркеткәннәр һәм ул селкенми. Аның тирәли парк төзегәннәр һәм бу урыннан ел әйләнәсенә туристлар өзелми.
Кыя читендә гасырлар буе асылынып торган гаҗәеп зур һәм авыр ташның каян килеп чыгу сере әлегәчә билгеле түгел. Кайбер галимнәр аңарда космос энергиясе тупланган дип исәпли.
Читайте нас: