+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 август 2015, 21:35

Койрыгы да “моңлы”

Ул, борылмыйча, гәүдә тигезлеген саклап уңга-сулга, өскә-аска гына түгел, койрыгы белән алга таба да очарга сәләтле.

Авырлыгы нибары 1,6-20 грамм булган бу кош (зурлыгы 5,7-21,6 сантиметр), Американың Флорида һәм Мексиканың Юкатан ярымутраулары арасын (якынча мең километр), җил-давыл булуга да карамастан, ашарга һәм ял итәргә тукталмыйча, 20 сәгатьтә үтә ала! Энергияне саклау өчен ул тән температурасын гадәттәге 40-45 градустан тирә-як мохит температурасына кадәр төшерергә, ә матдәләр алмашынуын 10-15 тапкыр киметергә сәләтле.
Колибриның кайбер төрләре йомыркаларын түбәсендә кар яткан кыя ташлы биек тауларга менеп сала, аларның эчендә һавадан 25 градуска җылырак температура саклап, бала чыгара. Галимнәр бик озак моның серенә төшенә алмый. Соңыннан сәбәбен ачыклыйлар: колибри бер тәүлек эчендә үз авырлыгыннан ике тапкыр күбрәк ашый һәм, матдәләр алмашынуы бик тиз булганга, организмында даими температура саклый. Әстерхан чикләвеге кадәр генә оясын ул үләннән үрә, ә йомыркалары борчак зурлыгында була.
Колибриның йөрәге ашказаныннан өч тапкыр зуррак һәм гәүдә авырлыгының яртысын алып тора, ул тыныч торганда — минутына 500, актив вакытында 1200 тапкыр тибәргә мөмкин.
Дөньяда иң озын томшыклы бу кош нектарны чәчәкләргә кунмыйча гына, һавада җилпенеп торган килеш җыя.
Колибриның иң гаҗәеп үзенчәлеге — ул койрыгы белән... җырларга сәләтле. Ата кош 30 метр биеклеккә һавага күтәрелә һәм койрыгын җәеп сәгатенә 80 километр тизлектә аска, үз парына таба оча, шул вакытта сызгырган сыман кыска, ләкин көчле тавыш чыгара.
Колибриның 330дан артык төре билгеле. Кояшта ялтырап төрле төскә кереп, кыйммәтле ташларны хәтерләтүче искиткеч матур каурыйлары өчен аларны күпләп аулыйлар.
Әлеге вакытта бу кошның унга якын төре Кызыл китапка кертелгән.
Читайте нас: