Гөмбәләрнең яшәү сәләте искиткеч. Алар теләсә нинди төрдәге нурланышка, хәтта 8 меңгә кадәр атмосфера басымына да чыдам. Алар 30 мең метр биеклектә дә, күкерт кислотасында да тереклек итәргә, хәтта күченеп йөрергә дә сәләтле.
Гөмбәләр агачлар һәм хайваннарның күзәнәкләре эченә үк кереп яшәргә мөмкин.
Җир өстендә үсеп утыручы гөмбә — ул җир асты буйлап йөзәр гектарга сузылган гөмбәлекнең бик кечкенә бер өлеше. Мәсәлән, Американың Орегон штатында яшәүче шундый бер гөмбәлек 900 гектар мәйданны били, аның авырлыгы берничә йөз тоннага җитә.
Урта полосада (шул исәптән Русия урманнарында да) яшәүче “Плазмодий” дип аталган гөмбә исә күченеп йөрергә дә сәләтле. Ул әкәм-төкәмнән әкренрәк хәрәкәт итә, әмма берничә көн эчендә черек агач төбенә менеп утырырга мөмкин. Тыштан караганда ул медузага яисә койка кисәгенә (студень) охшаган. Бу үтәкүренмәле лайласыман гөмбә күпсанлы төшләре булган протоплазмадан тора. Ул урман буйлап, урыс әкиятендәге күмәч кебек, як-якка чайкалып, алпан-тилпән килеп хәрәкәт итә.