+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 сентябрь 2015, 21:44

Коллекторлар җәзасын алачак

Күптән түгел гәзитебез Кырмыскалыда коллектор хезмәтеннән зыян күрүче ханым турында язып чыккан иде. Улының банкка булган бурычы өчен аның ихтасыннан бердәнбер сыерын алып чыгып китәләр. Әйткәндәй, әлеге хәл бер генә мәгълүмат чарасын да битараф калдырмады, материаллар да, сюжетлар да булды.

Шушы хәлләрдән соң Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев парламентның Дәүләт төзелеше, хокук тәртибе һәм суд мәсьәләләре буенча комитетына республиканың коллектор хезмәтләрен тикшерергә кушты. Аның карары белән коллектор хезмәте эшен контрольдә тоту буенча эшче төркем төзелде. Кулланучылар кредитлары килешүе буенча бурычларны кайтару өлкәсендә хәлне анализлау төркемен Дәүләт җыелышы-Корылтайның югарыда телгә алган комитеты рәисе урынбасары Рамил Хәкимов җитәкли.
Белгечләр үз эшчәнлеген хәлне урында өйрәнү өчен Кырмыскалы районына сәфәрдән башлады.
— Без бу гаугалы эшне тикшерергә һәм чара күрергә тиеш. Арытаба мондый башбаштаклыкларга юл куярга ярамый, — диде депутат Руфина Шаһапова.
— Гамәлдәге законнарга ярашлы, бурычлының милкенә арестны суд приставлары гына сала ала, анысы да кулларында башкарма документ булганда гына. Судка кадәр бурычны кайтару алымнары да законлы булырга, психологик һәм физик басым ясалмаска тиеш. Мондый алымнар гражданнарның хокукларын боза һәм коллекторлар эшчәнлеген тыю яисә аны катгый көйләү турында мәсьәлә күтәрүне таләп итә, — диде парламент спикеры.
Прокуратура “Бурычлар җыю буенча агентлык” хезмәткәренә карата башбаштаклык факты буенча җинаять эше кузгатылуы турында хәбәр итте.
Читайте нас: