+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 сентябрь 2015, 21:07

Ага чишмә челтер-челтер...

Бакалы районының Камышлытамак авылында күңелле вакыйга булды.Бакалы районында ел башында “Тере чишмәләр” конкурсы игълан ителде. Шуның кысаларында барлык авыл хакимиятләрендә дә бүген яңа чишмә чыганаклары табу, булганнарын чистарту һәм төзекләндерү эшләре бара. Конкурс барышында Кандалакбаш, Сосновка, Яңа Әгъбәз, Урманай авыллары чишмәләре яңартылса, күптән түгел Камышлытамак авылында да яңа чишмә ачу тантанасы узды.

“Изгелек” исемен йөртүче чишмә авылга кергән урында — текә тау итәгендә — “Фәнүр”, “Камышлы” һәм “Фонтан” чишмәләре белән янәшә урнашкан. Тирә-ягы читән белән уратып алынган, эченә бурадан эшләнгән беседка утыртылган, түбәсенә флюгер белән су тегермәнен хәтер­ләтүче тәгәрмәч куелган чишмә әллә каян кешеләрне үзенә чакырып тора.
Яңа чишмәне төзекләндерү идеясен иң башта Камышлытамак авылы хакимияте башлыгы Илшат Раянов күтәреп чыккан. Аның башлангычын шушы авылда туып-үсеп, бүген чит төбәкләрдә яшәүче Ясир Хисмәтуллин, Рәшит Фәйзрах­манов, Фәвәрис Тимергазин, Марат Шәңгәрәев, Азамат Гыйльманов, Зинур Бакиров күтәреп алган һәм иганә ярдәме күрсәтергә ризалык биргән. Чишмә янындагы төзекләндерү эшләрен Фәнүр Яппаров, Лиана Ягафәрова, Гөлназ Заһирова, Әлфинур Юнысова, Гөлсинә Галимова, Венера Миңнегалиева башкарган. “Күмәк көч — яу кайтарган”, ди халык. Нәтиҗәдә, бер дигән ял итү һәм бәйрәмнәр үткәрү урыны барлыкка килгән.
Камышлытамак һәм Сакат авылларында яшәүчеләр катнашлыгында узган чишмә ачу тантанасы Камышлытамак авылы мәчете имам-хатыйбы Ф. Бакировның Коръәннән сүрәләр укуы белән башланып китте. Арытаба сүз район хакимияте башлыгы Александр Андреевка бирелде. Александр Георгиевич, Камышлытамак һәм Сакат авыллары халкын яңа чишмә ачылу белән котлап, бу изге эштә катнашкан һәммә кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерде, Илшат Раянов исә авылдашларын чишмә тирәсен тәртиптә тотарга чакырды.
“Изгелек” чишмәсенең суын беренче булып эчү хокукы Камышлытамак авылының иң озын гомерле кешеләренең берсе, 88 яшьлек Бәһия Мотыйгуллинага бирелде.
— Без бәләкәй чактан ук чишмә суы эчеп үстек. Шуңа күрә дә озын гомерле, сау-сәламәт булдык. Чишмә суы — җанга да, тәнгә дә шифа ул, — диде Бәһия апа, тантанада катнашучыларга мөрә­җәгать итеп.
Ул арада җиз самавыр да гөжләп кайнап чыкты, тирә-якка мәтрүшкәле-бөтнекле чәй исе таралды. Бәйрәм мул сыйлы табын артында бер­гәләшеп чәй эчү белән тәмамланды.
Читайте нас: