+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 сентябрь 2015, 22:00

Мәхәббәтен үзенчә чагылдырган

Аргентинаның Кордоба шәһәрчегеннән ерак түгел районда яшәүче фермер Педро Урета үз җир биләмәсендә агачлар, куаклар, басулар һәм торак биналары ярдәмендә гитара сурәте ясаган.

Барысы да 1977 елда башлана. Педроның хатыны тирә-якны үзенчәлекле ландшафт белән яшелләндерергә хыяллана. Әмма баш мие чире аны якты дөньядан алып китә. Яраткан хатынының гомерлек хыялын ире чынга ашырырга була.

Хатын иренең гитарада уйнавын тыңларга яраткан була. Фермерга үз ранчосында зур гитара образы тудыру идеясе килә. Ул сөекле хатынының истәлеген шул рәвешле мәңгеләштерергә уйлый. Педро ландшафт дизайны нигезләрен үзаллы өйрәнә һәм гитара формасы килеп чыксын өчен кайда нәрсә утыртырга кирәклеген төгәл исәпли. Аннары дусларын, балаларын, танышларын җәлеп итеп, яңа үсентеләр утыртып, музыка коралының контурын эшли.

Бер километр мәйданда, гитара грифына охшатып, зәңгәр эвкалипт чәчәкләре утырта, ә кипарислар ярдәмендә инструментның формасын тудыра. Шул тәртиптә ул барлыгы 7 меңнән артык төп кипарис һәм эвкалипт агачлары утыртып чыга.

Хәзер өстән караганда бу басу зур гитараны хәтерләтә. 36 ел элек утыртылган яшеллек үсүен әле дә дәвам итә. Биеклектән курку сәбәпле, Педро үзе тудырган гитара сурәтен югарыдан күрә алмый. Бу гаҗәеп күренешне фотога төшергән кешеләр аның сурәтен фермерга күрсәтә.
Бирегә туристлар килергә ярата һәм гади фермерның сәнгать әсәре белән соклануын яшерми. Җир биләмәләрен карап йөргәндә Педро кайчагында хатынының канәгать елмаюын тойгандай була.
Читайте нас: