Бер картинага 500-3000 купюра китә. Аларны эшкәртүгә һәм яңа иҗат әсәре тудыруга 10 айлап вакыт үтә. Үз картиналарын ул башлыча 1, 3, 5, 10, 25 сумлык кәгазь акчалардан ясый.
Элек рәссам кечкенә коллажлар тудыру белән мавыга. Соңрак, кешеләрнең алар белән кызыксынуын күреп, бу эш белән җитди шөгыльләнә башлый. Аңа Европадан, Америкадан заказлар килә. 20дән артык картинасын ул чит ил сәнгать сөючеләре һәм шәхси коллекцияләр өчен махсус эшли.
Бер картинаның уртача бәясе 700 доллардан артып китә. Рәссамның “Кызыл атны коендыру” дип аталган иң танылган картинасының бәясе 2 мең долларга тиң, ул 3000 совет акчасыннан ясалган.
Гамәлдән чыккан иске акчаларны Игорь Аринич антикварлардан яисә базарда сатып ала. Ул үз шөгыле ярдәмендә кешеләрнең акчага бары тик исәп-хисап ясау чарасы буларак карашын үзгәртергә омтыла.