+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 октябрь 2015, 22:18

Октябрь. Ел фасылы

Октябрь — көзнең икенче ае. Халык телендә бу мизгел “кара көз” дип йөртелә. “Карача килми көз булмас” дигән мәкаль дә бар. Табигать инде җәйге яшеллеген җуйган, игеннәр җыелып, туңга сөрелгән басулар да каралып ята, урам-юллар пычрак, баткак. Күпчелек көннәр болытлы, томанлы.

Октябрь — гамәлдәге календарьның унынчы ае. Ә марттан башланган элекке календарьда ул сигезенче ай булган. Аның аталышы да латинча “сигез” (“окто”) сүзеннән алынган. Татар халкының борынгы календаренда октябрь “чөк ае” дип йөртелгән. Соңрак аны “келәү ае” дип атый башлаганнар, чөнки элекке Болгар татарлары телендәге “чөк” шул ук келәү (теләү)не аңлаткан. Бу ай борынгы бабаларыбызның мәҗүси аллаларга дога-теләкләр багышлау, корбан китерү ае булган.
Октябрьнең уннарында үсемлекләр үсүдән туктый. Тәүлеклек температура плюс 5тән дә түбән төшә, ә ай азагында 0 градустан да түбәнәя, кайбер елларда октябрь суыклары 20-25 градуска да җитә.

Һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле көннәр һәм юбилейлар

1 — Халыкара өлкәннәр көне;
Халыкара музыка көне.
5 — Халыкара укытучылар көне;
Халыкара табиблар көне.
7 — Русия Федерациясе Президенты Владимир Пу­тинның туган көне (1952).
9 — Бөтендөнья почта көне.
10 – Русиянең атказанган артисты Илдус Хәбировның тууына 80 ел (1935-2007).
11 — Башкортстан Республикасы көне;
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хез­мәткәрләре көне.
12 — Башкортстан Республикасы дәүләт гимны һәм гербы кабул ителгән көн (1993);
РСФСРның атказанган артисты Гайфулла Сар­баевның тууына 100 ел (1915-1965).
14 — Мөселманнарның һиҗри календаре буенча яңа 1437 ел башланган көн;
Шагыйрә Фирдәвес Бә­шировага 70 яшь.
15 – Шагыйрә Фәрзәнә Гобәйдуллинага 70 яшь.
16 — Бөтендөнья азык-төлек көне.
18 — Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне.
20 – Билгеле язучы Асылгуҗа Баһумановның тууына 70 ел (1945-2005).
23 – Гашура көне.
25 — Русия Федерациясе таможнясы хезмәткәрләре көне;
Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне;
Күренекле дәүләт эшлеклесе, язучы Афзал Та­һи­ровның тууына 125 ел (1890-1938).
29 – Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көн;
Талантлы композитор, БАССРның халык артисты, мәшһүр җырчы Газиз Әлмөхәммәтовның тууына 120 ел (1895-1938).
30 — Русиядә сәяси золым корбаннарын искә алу көне.
Читайте нас: