+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 октябрь 2015, 21:16

Өч яшьлек мэр

Быел Миннесота штатының (АКШ) Дорсет шәһәрчегендә күптән түгел үткән сайлауларда шәһәр мэры итеп өч яшьлек малай сайланган. 28 кешедән торучы бу шәһәрчектә формаль үзидарә органнары юк, әмма һәр ел саен биредә үткән фестивальдә шәһәр “мэры”н сайлыйлар.

Джеймс Тафтс исемле бу малай — Америка тарихында иң яшь шәһәр мэры. Шунысы да игътибарга лаек: моңа кадәр аның 6 яшьлек абыйсы шәһәр хакимияте башлыгы булып торган, ул бу вазыйфага 4 яшендә тәгаенләнгән булган.
Сайлаулар көнендә булачак мэр, әгәр җиңсә, барлык шәһәр халкын туңдырма белән сыйларга вәгъдә иткән.
Аның әнисе бу көнне улының бик дулкынлануын билгели. Ике мэр әнисе, шулай ук, балаларының тәртипле булуын һәм алар белән горурлануын белдергән. Әмма яңа шәһәр башлыгының хыялы — сәясмән түгел, ә балыкчы булу.
Әйткәндәй, 2008 елның 4 ноябрендә Кентукки штатының 300 кеше яшәгән Реббит Хэш шәһәрчеге мэры итеп Люси Лу кушаматлы эт сайлана. 1998 елдан алып, биредә өч эт шәһәр башлыгы булып торган.
Этнең хуҗасы Бобби Кайсер, ирешелгәннәрдә тукталмыйча, аны 2016 елның 8 ноябрендә Америкада үтәчәк Президент сайлауларында кандидат итеп күрсәтергә теләвен белдергән
Читайте нас: