+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 октябрь 2015, 21:51

Кактус-кыз

Уналты яшьлек чагында Наринэ Айвазян гөлләргә су сибеп йөргәндә ялгыш кактуска кагыла һәм ярага үсемлекнең күзәнәкләре эләгеп кала.

Менә инде дистә елдан артык ул, төрле дәваханәләргә йөреп, кулында бертуктаусыз үсеп торган чәнечкеләрне алдыра. Медицина университетында биопсия тикшерүе үткәргәннән соң, чәнечкеләрнең кактус энәләре икәнлеге исбатлана. Ереванның пластик реконструктив хирургия һәм микрохирургия үзәге хирурглары чәнечкеләрне алып тора, әмма алар тагын да озынрак һәм юанрак булып үсеп чыга. Хәзер инде алар кызның бөтен тәнендә үсә башлаган. Бу сәер вирусны берничек тә бетерә алмаган табиблар хәзер паразит-үсемлек күзәнәкләре түгел, ә кеше һәм үсемлекнең яңа гибриды барлыкка килүе турында сүз алып бара.
Наринэ мондый хәлдә эшкә дә урнаша алмый, кияүгә чыгарга да өмете юк.
Читайте нас: