+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 октябрь 2015, 21:27

Үз тормышын саткан

Гел бер төрле яшәү рәвешеннән туйган австралияле Йен Ашер, хыялларын гамәлгә ашыру өчен акча таба алмыйча интеккәч, ялкыткыч... тормышын сатарга карар итә.

Кечкенә кибеттә келәмнәр сатучы булып эшләүче 50 яшькә җитеп килгән ир, гаиләсе таркалганнан соң, күңел төшенкелегенә бирелә. Бу авыр халәттән чыгу өчен ул мәгънәсез тормышын интернет-аукционда сатуга куя.
“Йен Ашер тормышы” дигән лотка аның йорт җиһазлары белән өе, автомобиле, мотоциклы, гидроциклы, парашют кирәк-яраклары, эш урыны, коллегалары һәм дуслары белән танышлыгы керә. Башлангыч бәясе 1 доллар булган лотка Йен “Миңа мондый тормыш кирәкми” дигән язу урнаштыра.
Бер атнадан аның үзендә паспорты һәм сатудан җыелган 305 мең доллар акча торып кала.
Гомер буе сәяхәт итәргә хыялланган ир 100 максаттан торган исемлек төзи һәм аларны тормышка ашыру өчен 100 атна вакыт билгели. Аннары беренче максатына ирешү — тау чаңгыларында шуу өчен самолет белән Дубайга оча. Арытаба ул ике ел буе туктаусыз сәяхәт итә: Испаниядә бәйрәмдә үгезләр белән йөгерә, Африкада — ак акулалар, Япониядә китлар белән йөзә, самолетта очарга өйрәнә, Бөек Кытай стенасы буйлап җәяүләп үтә һәм дөньяның иң зур шарлавыкларын үз күзләре белән күрә. Лондонда кумиры — танылган эшкуар Ричард Брэнсон белән аралаша, Голливудта кечкенә рольдә кинога төшә.
Ике ел эчендә 270 мең доллар сарыф итеп, исемлектәге 100 пунктның 93ен үти. Калган 30 мең долларга Панама ярлары буенда зур булмаган ташландык утрау сатып ала һәм Канадада танышкан хатыны Мо белән шунда яши. Алар Канадада балалар өчен китаплар бастыручы зур булмаган нәшрият йорты ача.
Элекке тормышын сатканнан соң дүрт елдан Йен үзен бәхетле хис итә. Ул берничә китап яза һәм продюсерлар белән үз тарихын экранга төшерергә ниятли. Элекке тормышын сатып алучының әлеге вакытта ничек яшәве аны кызыксындырмый.
Читайте нас: