Берәүләргә көн кадагына суккан “очлы” тапшырулар, җитди фикер алышулар, кемгәдер музыка яңалыклары, рухият, сәламәтлек турындагы язмалар ошый, өченчеләр юлдагыларга сәлам җибәрергә, үзе яраткан аш-су төрләре белән бүлешергә ярата. Кыскасы, тыңлаучыларның барысы да биредә җан азыгы таба. “Юлдаш” ике ел рәттән “Идел буе федераль округының иң яхшы радиостанциясе”, “Русия патриотлары” бөтенрусия конкурсы, “Алтын каурый” бәйгесе җиңүчесе булды! Радио тапшыруларын Башкортстанның барлык районнарында, күрше өлкәләрдә һәм Интернет аша бөтен дөньяда тыңлыйлар. Фондта сакланган 40 меңнән артык җыр моңга сусаган күңелләрне иркәли, фонд һәрдаим тулыландырылып тора.
Радио коллективы, үзешчән җырчыларның “Юлдаш җыры” ачык конкурсын оештырып, 500гә якын яңа исем ачты, 100гә якын лауреат, арытаба иҗат итүгә фатыйха алды. Бу җәһәттән 23 октябрьдә “Башкортостан” концерт залында быелгы җиңүчеләрнең йомгак концерты үтәчәк.
“Юлдаш”та ике ел инде “Хәтер мәңгелек” дигән халык язмалары урын алып килә. Радионың туган көне алдыннан шушы язмалар тупланып, китап булып чыкты, анда төп- 70 тарих кергән.
“Радио” сүзе латинчадан тәрҗемә иткәндә “нур”, “яктылык” дигәнне аңлата. Коллектив шуны аклап, ялкынланып хезмәт итә. Уңышлар, табышлар, ачышлар һәм рух күтәренкелеге сиңа, “Юлдаш”ыбыз!