+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 октябрь 2015, 23:48

Авылның “йөзек кашы”на әверелде

Бүздәк районы Мәдәният һәм ял үзәге капиталь төзекләндерелгәннән соң янә ишекләрен ачарга әзерләнә.

Соңгы вакытларда бер кыек астына төрле юнәлешләрдәге оешмаларны туплау гадәти күренешкә әверелде. Беренчедән, мондый алым акчаларны янда калдырырга мөмкинлек бирә. Икенчедән, халык та ихтыяҗын бер урында канәгатьләндерә. Әйтергә кирәк, Бүздәк районы Мәдәният һәм ял үзәге төзелгәннән бирле күпфункцияле булды. Биредә үсмерләр, җыр-бию серләренә төшенүдән тыш, спорт күнекмәләрендә шөгыльләнә. Шул исәптән Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортының филиалы булган Татар тарихи-мәдәни үзәге дә монда эшли башлады. Күренекле җырчыларга чыгыш ясау өчен дә, район дәрәҗәсендә ярышлар үткәрү өчен дә шартлар тудырылган. Шул ук вакытта, билгеләнгән көннәрдә яшьләр дискотекада күңел ача. Вакыт узу белән бинаны төзекләндерү мохтаҗлыгы килеп туды. Ниһаять, быел бу эш башкарылган. Без барганда төзекләндерү эшләре тәмамланып килә иде.

– Бина 1990 елда сафка кертелгән, – диде үзәк җитәкчесе Гөлназ Шәяхмәтова. – Биредә районның спорт, мәдәни, иҗтимагый-сәяси чаралары үтә. Монда оештырылган төрле юнәлешләрдәге түгәрәкләрдә шөгыльләнүчеләргә яхшырак шартлар тудыру, кунакларны югары дәрәҗәдә каршы алу масатында төзекләндерү таләп ителде. Әлбәттә, без бу мәсьәләгә ел саен игътибар бүлеп килдек, җәйге чорда кулыбыздан һәм көчебездән килгәнчә төзекләндерү эшләре башкардык. Шул ук вакытта, капиталь төзекләндерүгә дә өмет иттек. Ниһаять, быел максатыбызга ирештек. Республика бюджетыннан 10 миллион сум акча бүленде. Июль ахырында җиң сызганып эшкә керештек, тәрәзәләрне җылы саклый торганнарына алыштырдык. Нәтиҗәдә, быел кыш җылылык өчен азрак түләргә тиешбез. Үзәкнең түбәсе өр-яңага алыштырыла. Дискотека залы уңай үзгәрешләр кичерде, бүлмәләрдә яңа обойлар ябыштырылды. Бинаның йөз ягын төзекләндерәсе һәм тирә-якны тәртипкә китерәсе генә калды. Гомумән, үзәк икенче яшьлеген кичерде. Хәзер бирегә халыкның тагы да ныграк теләп йөриячәгенә, кунакларның тагы да күбрәк киләчәгенә шик юк.
Бүздәклеләр, район кунаклары 23 октябрьдә икенче яшьлеген кичергән үзәк белән таныша алачак. Бу көнне тамашачылар игътибарына Ибраһим Абдуллин пьесасы буенча куелган “Баҗалар” спектакле тәкъдим ителәчәк.
Читайте нас: