+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 октябрь 2015, 22:35

Җир үпкәсенең үлемечле сулышы

Ут алласы Вулканның “эшчәнлеге” һаман да аңлашылмаган күренеш булып кала....Италия ярлары буенда, Тиррен диңгезендәге утрауларның берсендә, уртасында тирән ярык булган тау бар. Анда – борынгы Римның Вулкан исемле ут алласының эш урыны. Ул бик хезмәт сөючән, аның яраткан эше – тимерчелек. Тимерлегенә килеп эшли башласа, Вулкан бөтен дөньясын оныта, ул хәтта тау түбәсеннән төтен һәм ялкын күтәрелүен, моның белән Җирдә яшәүче кешеләрне куркытуын, котын алуын да сизми дә, күрми дә...

Борынгы риваятьтә шулай бәян ителә. Анда чынбарлыкка туры килүче нәрсәләр – төтен, ялкын, курку, кот очу. Вулкан эшчәнлегенең берсе хакында табигатьне өйрәнүче А. Гумбольт язып калдырган, галим ХVII гасыр азагында Эквадорда вулкан атуның шаһиты була. Ул чакта тау янәшәсендәге җир убыла да зур-зур йортлар бернинди зыян күрмичә анда яшәүчеләр белән бергә җир астына төшеп китә. Бер кеше дә зыян күрми, чөнки алар җир астында да фатирлары буйлап бер бүлмәдән икенчесенә күчеп йөри ала, хәтта бүлмә ишекләре дә иркен ачыла-ябыла. Үзләрен чокып чыгарганчы аларга җир астында дөм караңгылыкта ике көн яшәргә туры килә...
Үткән гасырда Вулкан исемле алланың “сюрпризлары” күп булды. Әмма без вулкан дип атап йөрткән күренешнең барлыкка килү сәбәпләрен бүгенге көнгә кадәр бер төрле генә аңлатып бирә алмыйлар. Ә бит ХХ гасыр башында ук аңа кызыклы бер күренеш итеп кенә карый башлаганнар. Мәсәлән, Кариб диңгезендәге Мартиника утравында Сан-Пьер дигән портлы шәһәрчек булган, аның янәшәсендә генә Мон-Пеле дигән вулканнан даими рәвештә төтен чыгып торган. Бу матур тауга анда килгән сәяхәтчеләр менәргә яраткан, кратер янында гына күңел ачулар оештырганнар. 1902 елның язында шәһәр халкы җир астында гөрселдәүләр ишетеп, төтен чыгуы артуын күрсә дә, моңа әллә ни әһәмият бирмәгәннәр. Җәнлекләр һәм кошлар гына, киресенчә, борчыла башлаган, ташлар арасыннан еланнар качкан, кошлар ояларын ташлап очып киткән. Якында булган кораб диңгезчеләре җилсез көнне дулкын барлыкка килүен күргән, суның җылынуын тойган. Утрауга куркыныч янавын сизеп, чаң сугарга кирәк булган да бит, ләкин сайлаулар көтелү сәбәпле, власть әһелләре, бер сайлаучы да шәһәрдән чыгып китмәскә тиеш, дигән карар кабул иткән. Фаҗига өч көннән башланган: вулканның эссе лавасы шәһәр өстенә ябырылган һәм берничә минутта 28 мең кеше һәлак булган! Ләкин, ни гаҗәп, бер кеше исән калган: ул нык калын стеналы төрмәдә утырган... җинаятьче булган.
1923 ел. Токио янындагы Хаяма пляжы. Шунда бер ихтиолог яр буенда бик тирәндә генә яшәүче мыеклы тәрәч балыгы (треска) күрә. Бу исә бик начар билге, чөнки әлеге балык афәт буласын сизгән – ике көннән җир тетрәүдән 150 мең кеше һәлак була.
1943 ел, февраль. Мексиканың Парикутин поселогы. Индеец Пулидо бакчада эшләп йөргәндә аяк астыннан бер кисәк балчык атылып чыга, аннары ярык пәйда була, шуннан төтен күтәрелә башлый. Ярыкның зурая баруын күргәч, индеец поселокка таба йөгерә, берничә минуттан аның бакчасы урынында җир убыла. Бер айдан Парикутин вулканы коточкыч көч белән ата башлый һәм җир өстен 150 метр калынлыктагы көл белән күмә, ә якындагы Сан-Хуан поселогы тулысынча тирән лава астында кала.
1953 ел, ноябрь. Исландиянең көньяк ярлары буенда балык тотучы “Ислейфур” траулеры диңгезчеләре төтен эчендә яңа утрау барлыкка килүнең шаһиты була. Башта яңа җир радарда күренә башлый: күз алдында зур болыт уртасында нидер пәйда була, бу процесс көчле гөрселдәү һәм төтен эчендә бара. Нәтиҗәдә, бер тәүлектән диңгез эчендә берничә йөз метр озынлыкта һәм ун метр биеклектә яңа утрау барлыкка килә.
Джакартада 1976 елның июлендә булган җир тетрәүдән соң Индонезия архипелагындагы искиткеч матур табигатьле һәм бик борынгы храмнары белән билгеле булган бер утраудан хәрабәләр генә торып кала. Утрауның төньяк ярларында урнашкан, 50 мең кеше яшәгән Серирит шәһәре җир белән тигезләнә...
Шул ук елда Филиппиндагы җир тетрәүнең эпицентры диңгез эчендә була. Нәтиҗәдә барлыкка килгән ун метр биеклектәге цунами яр буенда яшәгән беркемне дә исән калдырмый...
Һәм, ниһаять, Гватемалада берьюлы өч вулкан утлы лава һәм көл аткан 12 баллы җир тетрәү турында. Аларның нәтиҗәсендә дистәләрчә мең кеше һәлак була, бөтен ил халкының алтыдан бер өлеше йортсыз кала. Билгеле сәяхәтче Тур Хейердал ул чакта Гватемалада була һәм соңрак “Мин моны ахырзаман башлана икән дип уйлаган идем” дип яза.
Табигый һәлакәтләр турында сөй­ләгәндә “ике башлы вулкан могҗизасы”н да искә алмыйча булмый. Ул Камчатка ярымутравында 1997 елның 1 гыйнварында була. Һәр нәрсәдә киләчәккә афәт билгесе күрергә күнеккән халык моны да ниндидер мистика белән аңлатырга ашыга: “Моның белән Табигать үзе кешелек дөньясына кисәтү ясый, чөнки гасырлар чигендә мондый могҗизалар һәрвакыт булып тора!..”
Кем белсен, бу, бәлки, шулайдыр да...
Читайте нас: