+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 октябрь 2015, 22:37

Очрашулар иҗат дәрте бирә

Районда әдәбият сөючеләр тыгыз бәйләнештә эшли.Стәрлетамак районы Югары Усылы мәктәбендә шушы авылда туып үскән күренекле язучы Имай Насыйриның 117 еллыгы һәм Әдәбият елы уңаеннан бик эчтәлекле чара узды. Стәрлетамак районы хакимиятенең мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Эльвира Имангулова анда төбәк язучыларын, районның татар һәм башкорт телләре укытучыларын җәлеп итте.

Кунаклар тәүдә Югары Усылы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раушания Луговаяның Имай Насыйриның иҗатына багышланган ачык дәресендә булды. “Ел укытучысы” исеменә, Русия Президенты грантына, Дәүләт думасының Мактау грамотасына лаек булган, мәгариф өлкәсендә киң танылу алган Раушания Тимергали кызы дәресне заманча технологияләр кулланып, кызыклы һәм истә калырлык итеп уздырды. Укучыларның активлыгы, Имай Насыйри әсәрләре белән җитди кызыксынуы укытучыга язучыны тулы гәүдәләндерергә, аның иҗатын һәм тормышын янә бер җанландырырга җирлек тудырды.
Чарада катнашучылар мәктәптәге Имай Насыйри музеен карады. Арытаба Стәрлетамак төбәгендә яшәп иҗат итүче язучылар белән очрашу булды. Иң элек “Эстәрле” иҗтимагый әдәби иҗат үзәге җитәкчесе Земфира Муллагалиева сүз алды. Ул очрашуда катнашучы язучылар белән таныштырып үтте. Шагыйрәләр Фатыйма Галиева, Рәйлә Назаргулова һәм яшь җырчы, музыкант, шагыйрә Светлана Шәрипова — инвалидлар җәмгыяте әгъзалары. Аларның хис-тойгылары табигать куйган чикләүләргә буйсынмый, ихтыяр көче ныклы, иҗаты кеше күңеленә барып җитә. Шушы елларда Фатыйма Галиева тырышлыгы белән физик мөмкинлекләре чикле каләм ияләренең әсәрләреннән тупланган “Артылыш” дигән җыентык дөнья күрде. Рәйлә Назаргулова да язмыш сынауларына бирешә торганнардан түгел. Аның шигырьләре үзгә бер лирик аһәң белән яңгырый, алардан каләм иясенең тормышны яратуы, дәрт белән яшәве бөркелеп тора. Ә яшь талант Светлана Шәрипова тыңлаучыларны үзенең чишмәдәй саф тавышы, моңы белән әсир итте. Ул урыс һәм татар телләрендә шигырьләр яза, көйләр иҗат итә һәм үзе башкара да. Бу ныклы ихтыярлы гүзәл затларның мәктәп укучылары алдындагы чыгышы — үзе бер тәрбия сәгате булды.
Очрашуда катнашучы шагыйрь Вәрис Акбашев Талбазы авылында яши, Себергә йөреп эшли. Иҗат белән актив шөгыльләнә. Себердә “Сафлык” мәдәни-иҗат берләшмәсенә җитәк­челек итә. Ул — күп популяр җырлар авторы.
“Ашказар” гәзите хезмәткәре, шагыйрә Римма Галимова очрашуда үзенең лирик шигырьләрен укыды. Күптән түгел аның шушы гәзиттә заман афәте булган наркотикларга каршы язылган “Хакыйкать асылы” дип аталган поэмасы басылды. Шагыйрә заман рухында иҗат итә, дөньяда сөюне һәм бәхетне үзенчә таный, язмыш сынауларына бирешмәү – аның иҗат кредосы.
Төбәкнең әдәби-мәдәни тормышына беркайчан да битараф булмаучы Земфира Муллагалиева иҗатташларының уңышлары өчен җан атып тора. Еш кына ул аларның әсәрләрен республика матбугатына тәкъдим итә, каләмдәшләрен Язучылар берлегенә кабул итү, китапларын чыгару өчен күп көч сала. Үзенең чыгышында ул төбәк язучылары алдында торган мәсьәләләргә кагылып үтте, уй-ниятләре белән бүлеште.
— Мондый очрашулар безгә бик кирәк, — диде мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Эльвира Имангулова. — Стәрлетамак — күпмилләтле төбәк. Биредә яшәүче милләтләр вәкилләренең кулга-кул тотынып эшләве, иҗат итүе бик күңелле. Яшь буын дустанә рухта тәрбияләнергә тиеш.
Читайте нас: