+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 октябрь 2015, 22:56

Коры Изәк авылы да мәчетле булды!

Ул игелекле якташлары, уңышлы малтабар һәм киң күңелле меценат Роберт Йосыпов ярдәме белән төзелде.Федоровка төбәгендә чын-чыннан ватанпәрвәр халык яши дияргә тулы нигез бар. Күпчелек үзенең көндәлек фидакарь хезмәте белән район икътисадын үстерүгә, туган төяген ямьләүгә, төзекләндерүгә зур өлеш кертсә, шушы бәрәкәтле туфракта туып-үсеп, шушында канат ныгытып, тормышта югары үрләр яулаган күренекле якташлары да кече ватанын бер генә мизгелгә дә онытмый.

Бу җәһәттән шуны әй­теп үтү дә җитә: рай­онның аграр хуҗа­лык­ларын үз канаты астына алган инвес­тор­ларның күпче­леген Федоровка районыннан чыккан эшлекле кешеләр тәшкил итә. Биредә, әлбәттә, район җитәкче­легенең, аерым алганда хакимият башлыгы Радик Ишмө­хәм­мә­товның, алар белән яхшы мөгамәлә урнаштырып, һәрдаим тыгыз хезмәт­тәшлек алып баруын башка төбәкләр өчен дә яхшы үрнәк итеп куярга мөмкин. Власть һәм бизнес хезмәттәшлегенең чираттагы шундый мәртәбәле җимеше буларак, шушы көннәрдә район­ның Коры Изәк авылында күркәм мәчет бинасы калкып чыкты. Аны Бөек Ватан сугышы ветеранының оныгы, төбәктә билгеле бизнесмен Роберт Йосыпов төзеде һәм данлыклы картәтисе хөр­мәтенә “Шәвәли мә­чете” дип атады. Аны ачу тантанасында Русия мөсел­маннары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Федоровка районы хакимияте башлыгы Радик Ишмөхәм­мәтов Коры Изәк һәм барлык якын-тирә авыллар халкы катнашты.
Чара дога кылудан башланды. Арытаба район хакимияте башлыгы Радик Гыйльметдин улы авыл халкына әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан ихлас котлау сүз­ләрен җиткерде.
— Нигездә, татарлар яшәүче Коры Изәк кешеләре гасырлардан-гасырларга күршеләре, башка милләт халыклары белән тыгыз мөга­мәләдә яшәп, кулга-кул тотынышып дуслык-туганлыкта гомер кичергән. Бер үк вакытта үзенең милли асылын — телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен дә кадерләп саклап, бүгенге көнгә кадәр китереп җиткергән. Бу җәһәттән яңа ачылган иман йорты да халыкның, яшь буынның рухи-мәдәни үсе­шендә, диннәр, милләтләр арасында дуслыкны, югарыда телгә алынган традицияләрне саклауда һәм ныгытуда мөһим роль уйнар дип ышанам, — диде ул, атап әйткәндә, чыгышында.
Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин дә авылда мәчет ачылуның гаять зур әһәмияткә ия булуын сызык өстенә алды.
— Аллаһка шөкер, әлеге иман йортында да традицион Ислам дине кыйммәтләре үстереләчәк. Безне махсус рәвештә эчтән таркатуга юнәлтелгән экстремистлык, террорчылык, дини сугышлар кубып торган бүгенге заманда бу аеруча мөһим. Бары тик чын-чыннан белемле, рухи яктан үсешкән кешеләр генә мондый афәтләргә каршы тора һәм аларга каршы торырлык ныклы буын тәрбияли ала. Мә­четләрнең дә, дин әһел­ләренең дә мөһим бурычы бу, — диде ул.
Хәер, Коры Изәк халкы мәчет күтәрү барышында ук үзенең иманлы, рухи яктан ныклы үсешкән һәм бердәм булуын күрсәткән. Моны чыгышында Покровка авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Галия Йосыпова да сызык өстенә алды. Игелекле якташлары Роберт Йосы­повның зур финанс ярдәме һәм Коры Изәк халкының тырышлыгы, фидакарьлеге, бердәм эш итүе нәтиҗәсендә иман йорты ике ай дигәндә күтәрелгән. Бу җәһәттән тантанада мәчет төзелешендә актив катнашкан авыл кеше­ләренең исемнәре дә хөрмәтләп телгә алынды. Зөлфия Абдуллина, Әлфинур Мөхәммәтҗанова, Зилә Саликова, Роза Науменко, Ягъфәр Раимов, Равил Раимов, Мөнир Йосыпов, Марсель Салихов, Якуп Абдуллин; Роберт Йосыповның кардәш-туганнары Нәзир һәм Альберт Йосыповлар, Илһам Әбҗәлилов, Азат Әбҗәлилов, Айрат Рәхмә­туллин, Ришат Йосыпов, Малик Йосыпов; ак әбиләр Тәслимә Йосыпова, Венера Йосыпова, Мөбинә Йосыпова, Фирүзә Гатауллина, башка күпсанлы авылдашлар һәм, әлбәттә, меценатның иң якын кешеләре әти-әнисе Фирүзә һәм Әнвәр Йосыповалар мәчет төзе­лешендә көнне-төнгә ялгап диярлек көч салган.
Үзенең чыгышында яшь малтабар Роберт Йосыпов аларның һәркайсына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм сөекле картәтисе, Бөек Ватан сугышы ветеранының исемен шушы рәвешле мәңгеләштерә алуына чиксез куаныч кичерүен билгеләде. Аерым рәхмәт сүзләрен ул һәр изге башлангычны күтәреп алучы һәм аңа канат куючы район җитәк­челегенә белдерде.
Азан укылганнан соң тантанада катнашучылар кызыл кирпечтән төзелгән күркәм мәчет бинасы эченә үтте. Биредә кечкенә мәдәни программа да әзерләнгән иде. Хатын-кызлар — мөнәҗәтләр, малайлар Коръәннән өзекләр укыды. Арытаба кунаклар һәм авыл халкы мул табын артына рәхим итте.
Мәчеттә булганда югары кунаклар иман йорты һәрвакыт әлегечә халык белән тулы булсын дигән теләк белдерде. Без дә, үз чиратыбызда, амин, шулай булсын, Коры Изәк авылындагы мәчет чын-чыннан мөһим рухи, тәрбияви, иманга чакыручы үзәккә әверелсен, дигән теләктә калабыз!

Читайте нас: