+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 ноябрь 2015, 21:52

Идән урынына — түшәм..

Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә яңа экспозиция эшли башлаган. Ул астан өскә әйләндереп куелган коттедж итеп ясалган.

Европа, Америка һәм Азия илләрендә мондый аттракционнар күптән эшли. Америкада, мәсәлән, Ак йортның шундый әйләндереп эшләнгән күчермәсе бар. Хәзер мондый йортлар Санкт-Петербург, Дондагы Ростов, Красноярск шәһәрләрендә дә барлыкка килгән. Аларны архитекторлар башка илләр үрнәгенә таянып төзегән.
Ике катлы йортта кунак, балалар, йокы һәм аш бүлмәләре бар. Аның янындагы автомобиль дә шулай ук аска карап тора.

Йорт эчендә кеше үзен сәер хис итә, чөнки аяк астында — түшәм, ә өстән — идәннән йорт җиһазлары, савыт-саба һәм башка көндәлек кирәк-яраклар асылынып тора.
Бу төр архитектура төзе­лешенә Америкада нигез салынган. Анда чәйнек, үтүк, яшелчәгә яисә башка әйбергә охшаш йортларны очратырга мөмкин. Гадәттә, анда туристлар күпләп килә.
Мәскәүдәге аттракционны 300 сумга карарга мөмкин. Йортның эчендә фотога төшү дә билет бәясенә керә.
Читайте нас: