Ике пассажирга тәгаенләнгән гугломобильнең руле дә, педальләре дә юк, чөнки аңа водитель кирәкми. Машина “хәтеренә” салынган күренешләрне түбәсендә урнаштырылган һәм тирә-як киңлекнең күләмле картасын чагылдыручы җиһаз (64-лучевой светодальномер) белән чагыштыра. Бу аңа юнәлешне көйләргә һәм төрле каршылыкларны хәвефсез үтәргә мөмкинлек бирә.
Быел “Volvo” компаниясе Швециянең Гетеборг шәһәрендә шундый автоном идарә ителүче 100 машинага тест үткәрә башлаган.
Белгечләр мондый автомобильләрнең 2025 елда гадәти күренешкә әйләнәчәген белдерә һәм, шул ук вакытта, юл-транспорт һәлакәтләре санының кискен кимиячәген фаразлый. Алар, шулай ук, мондый автомобильләрнең күпләп җитештерелүенең икътисад өлкәсендә зур үзгәрешләргә китерәчәген билгели. Киләчәктә бу, җәмәгать транспортына гына кагылмыйча, товар һәм йөк ташулар да водительләрдән башка гына башкарылачак.
Башлыча, электр тогы ярдәмендә идарә ителәчәк автомобильләрнең күбәюе бензинга ихтыяҗны да киметәчәк. Бу, үз чиратында, экологиягә уңай тәэсир ясаячак, дип исәпли белгечләр.