+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 ноябрь 2015, 13:05

Велосипедта йөрсәң, керемең артыр

Матди дәртләндерү — сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен яхшы этәргеч, дип исәпли галимнәр. Франция властьлары берничә компания белән берлектә кызыклы сынау үткәрергә булган: эшкә көн саен велосипедта йөрүчеләргә акча түләнәчәк.

Алты ай дәвам итәчәк бу үзенчәлекле сынауда 10 меңнән артык хезмәткәрдән торган 20 компания катнашырга теләк белдергән. Эш хакына өстәмә түләү күләме үтелгән юл озынлыгына бәйле булачак. Исәпләүләр офис хезмәткәрләренең көненә уртача 3,5 чакрым юл үтүен ачыклаган. Һәр чакрым өчен 25 евроцент түләнәчәк. Шул ук вакытта велосипедчы эш киемендә һәм багажнигында портфеле булырга тиеш. Министрлыкта бу сынауда катнашырга теләүчеләр саны 50 процентка җитәчәк, дип фаразлыйлар.
Бельгиядә 5 ел инде шуңа охшаш программа гамәлгә ашырыла. Анда хезмәт­кәрләрнең 8 проценты эшкә велосипедта йөри. Нидерландта исә алар саны 25 процентка җитә. Мондый дәртләндерү чарасын Даниядә, Бөекбританиядә һәм Германиядә дә файдаланалар.
Читайте нас: