+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 ноябрь 2015, 22:55

Гаҗәеп лилипутның сәер мумиясе

Нибары 35 сантиметрлы карт сыны фәндә күп сорау тудыра.1932 елның октябрендә Вайоминг штатының Каспер шәһәреннән йөз чакрым көньяк-көнбатыштарак урнашкан Сан-Педро таулары итәгендәге тарлавыкта берничә атна буе алтын эзләүче Сесил Мэйн белән Фрэнк Карр калын таш стена алдында тукталып калалар, чөнки нәкъ шул тирәдә алтын бөртекләренә охшаш эре комга юлыгалар. Шушы стенада яисә аның артында чыннан да алтын барлыгын белү өчен аны динамит ярдәмендә шартлатып кына күреп булганлыктан, алар шулай эшли дә.

Тузан басылгач, аларның күз алдында биеклеге – 1,5, киңлеге һәм озынлыгы 1,2 метр гына булган кечкенә мәгарә ачыла. Һәм алтын эзләүчеләр бер-берсенә карашып аптырашып кала: аның эчендә зур булмаган киштәдә лилипут кебек кечкенә бер зат, аякларын бер-берсе белән чалыштырып, куллары белән бөерләренә таянып, аларга көлемсерәп карап тора! Сесил белән Фрэнкның тәннәре чымырдап китә. Ләкин якынрак килгәч, алар әлеге затның тере булмавын аңлый.

Чынлыкта исә бу зат мумия булып чыга, ләкин ул бигрәк бәләкәй: утырган килеш – нибары 18, бөтен буе 35 сантиметр була. Ул балага да охшамаган: йөзе көлемсерәп торучы өлкән яшьтәге иргә тартым, тар маңгай, киң һәм яссы борын, берсе яртылаш йомылган зур күзләр, юка иренле олы авыз... Тән тиресе кояшта нык кызарган кебек, төсе бронзага охшаш, аны тирән җыерчыклар баскан, гәүдәсе мичкәсыман, зур кулларындагы озын бармакларында кечкенә тырнаклары да күренә. Баш түбәсе яссы һәм желе кебек кара масса белән капланган, шуның астыннан маңгай чәче чыгып тора.

Бу күренештән бераз югалып калган кешеләр әлеге кечкенә гаҗәеп затны саклык белән генә ала һәм Каспер шәһәренә алып кайта, андагы халыкта ул зур кызыксыну уята. Табылган тау атамасыннан чыгып, әлеге затка “Педро” дигән исем бирәләр. Бераздан Педроны шушы шәһәрдә автомобильләр белән сату итүче Айвэн Гудмен сатып ала. Әлеге табылдык турында ишеткәч, галимнәр башта моңа бик шикләнеп карый. Шулай да Американың Табигать музее антропологы Генри Шапиро моның белән бик кызыксына башлый һәм мумияне рентген нурлары ярдәмендә тикшеренүне оештыра. Әгәр дә бу гаҗәеп зат фальсификация булса, рентген нурлары ялганны бик тиз ачачак, ди ул.
Ләкин бу ялган булмый, рентген сурәтләреннән күренүенчә, Педро мумиясенең эчендә кешенекенә охшаган кечкенә скелет барлыгы ачыклана. Кабыргалар саны да төгәл, кул-аяк сөякләре дә дөрес үсешкән, умыртка баганасы яраланудан зыян күргән, сул умрау сөяге сынган. Бу кешене үтер­гәннәр, дигән фикер туа, чөнки сынган сөякләре генә түгел, баш түбәсенең яссы булуы һәм андагы кара масса да шуңа ишарәли. Тикшеренүләр ачыклавынча, аның башына бик авыр нәрсә белән тондырганнар, ә кара масса – баш мие һәм оешкан кан. Педроның барлык тешләре дә исән була, ә алгарак чыгып торучы казык тешләре исә аеруча игътибар җәлеп итә. Тән әгъзаларының үсеше һәм торышы буенча фикер йөрткәндә, үлгәндә аңа 65 яшьләр тирәсе булырга тиеш.

Педроның хуҗасы Гудмен 1950 елда вафат булгач, табылдык зат Леонард Уодлер кулына күчә. Бу лилипут турындагы язмалар матбугат битләрендә тора-бара сирәгәя һәм озакламый бөтенләй күренми башлый. Бүген аның кайдалыгы да билгеле түгел. Педроның рентген сурәтләрен 1979 елда Вайоминг университеты антропологы, профессор Джордж Гиллга күрсәтәләр. Ул аны бик нык гарипләнгән баланыкы яисә карында чакта аненцефалия (баш сөяге һәм ми үсүдән туктау авыруы) белән чирле булган яралгыныкы, дигән фикер белдерә. Өстәвенә, формалашкан баш мие, сөяге булмаганлыктан, читтән ага башлаган, ди галим. Бу фараз Педро башының яссы булуын һәм өстен оешкан кан һәм ми каплавын күпмедер дәрәҗәдә аңлатып та бирер иде, әмма йөзенең баланыкы булмавын һәм тешләренең торышын әлеге чир белән генә аңлатып булмый.

1993 елда француз зоологы Франсуа де Сарр белдерүенчә, Педро карында үскән чакта ук микроцефалия (баш мие һәм сөягенең тайпылыш белән үсеше) белән чирләгән яралгы булуы ихтимал, ә тән тиресен, хиварос кабиләсе кешеләре кебек, махсус сыекча белән эшкәртеп бөрештереп тә була.

Профессор Гиллның тагын бер фаразынча, Педро борынгы заманнарда Америкада яшәгән билгесез раса вәкиле булырга мөмкин. Америка абори­геннарының безнең көннәргә кадәр сакланган вәкилләре сөйләвенчә, бу континентта лилипутларның бик агрессив расасы яшәгән, аларның тышкы кыя­фәте дә Педроныкына охшаган була. Аерым алганда, Вайомингта яшәүче шошоне халкы вәкилләре бу тирәдә нимеригарлар кабиләсе яшәве, аларның үз дошманнарына кечкенә җәяләрдән агулы уклар атуы турында сөйли. Кайбер риваятьләрдән аңлашылуынча, бу лилипутлар чирле ырудашларын да кызганып тормаган, аларның башын кискән яисә, Педроныкы кебек, баш сөяген сугып чәрдәкләгән. Әллә 35 сантиметрлы Педро да шундый эльф­ларның берсе булганмы икән? Бик мөмкин, ни булмас дисең...
Читайте нас: