Император Юлий Цезарь тарафыннан календарьга реформа ясалгач (безнең эрага кадәр 46 елда), бу айга тагын бер көн өстәлә. Ай үзе елның уникенче ае урынына күчерелә, аталышы үзгәрешсез кала.
Эстонлылар, венгрлар, немецлар һәм яһүдләр аны әле дә “децембер” дип атап йөртәләр. Шушындый яңгырашлы ай атамасы күп кенә Европа илләрендә дә бар.
Декабрьнең милли аталышы да сакланган. Белоруслар бу айны “снежень”, төрекләр — “аралик”, финнар — “йеулукуу”, японнар —“сивасу” (“эшләр беткән ай”), фарсылар “азер” дип атыйлар. Борынгы заманнарда урыслар декабрьне “студень”, “хмурень”, кайбер диалектларда “ветрозим”, “студеный”, “стужило”, “зимник” һәм “лютовый” дип йөрткән.
Һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле көннәр һәм юбилейлар
1 — Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне;
— Татарстанның халык язучысы, әдәбият галиме Мөхәммәт Мәһдиевның тууына 85 ел (1930-95).
2 — Татар халкының мәшһүр композиторы Салих Сәйдәшевны искә алу көне (1900-54).
3 — Халыкара инвалидлар көне;
— Юристлар көне.
5 — Русиядә Хәрби дан көне (1941 елда Мәскәү янында совет гаскәрләренең контрһөҗүме башланган көн);
— язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага 65 яшь.
7 — Халыкара гражданнар авиациясе көне.
8 – Һиҗрәт кичәсе.
9 — Шагыйрә Нәҗибә Әминевага 70 яшь;
— филология фәннәре докторы, профессор Мирас Иделбаевка 70 яшь.
10 — Кеше хокуклары көне;
— галим Әхмәтзәки Вәлидинең тууына 125 ел (1890-1970).
12 — Русия Федерациясе Конституциясе көне (1993).
17 — Русия Федерациясенең стратегик тәгаенләнештәге ракета гаскәрләре көне.
18 — ЗАГС хезмәткәрләре көне;
22 — Энергетиклар көне;
— Мәүлид кичәсе.
23 — Башкортстанның халык артисткасы Ләйлә Әхмәтованың тууына 100 ел (1915-86).
24 — Башкортстан Республикасы Конституциясе көне (1993);
25 — Католикларда Раштуа бәйрәме;
— БДУда укыткан доцент, Бөек Ватан сугышы ветераны Әмир Фатыйховка 100 яшь;
— язучы Рәшит Солтангәрәевның тууына 80 ел (1935-2000);
— галим Әмир Юлдашбаевка 75 яшь.
27 — Русия Федерациясе коткаручылары көне.
28 – Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисткасы, шагыйрә, драматург Рәгыйдә Янбулатованың тууына 100 ел (1915-97).
31 — Яңа ел бәйрәме.