Әлеге чәчкә 10-15 елга бер тапкыр өч көн генә чәчәк ата. Карап торышка бик матур булса да, чәчәк аткан вакытында ул бик тәмсез ис чыгара икән. Аморфофаллусны халыкта “Вуду лилиясе”, “Иблис теле”, “Елан пальмасы” дип тә йөртәләр. Бу могҗизалы үсемлек Германия халкын гаҗәеп чәчәкләре белән соңгы тапкыр 2012 елның мартында сокландырган. Гигант чәчәкләрне күрергә көн саен 2,5-3 меңгә якын кеше килгән.
Чәчәкне тәүлек буена веб-камера күзәтә, ул датчиклар белән уратып алынган. Сәгать саен аның температурасын үлчәп торалар. Таҗы ачылганда аның температурасы 37 градуска кадәр күтәрелгән.