+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 декабрь 2015, 21:23

Дәү әнием, алтыным — минем ул иң якыным

Илеш районының Балалар модельле үзәк китапханәсендә “Кызыл таң” башлангычы белән зур чара оештырылды.Район балалар китапханәсендә 1997 елдан башлап хатын-кызлар һәм кыз балалар өчен “Резеда” клубы уңышлы эшләп килә. Анда төрле һөнәр һәм талант ияләре белән очрашулар, китап укучылар конференцияләре, яңа чыккан китапларның исем туйлары, әхлак темасына багышланган кичәләр, язучы-шагыйрьләрнең юбилейлары үткәрелә. Шушы көннәрдә Ана көне уңаеннан “Резеда” клубында “Кызыл таң” гәзите башлангычы белән “Дәү әнием алтыным — минем иң якыным” дигән чара оештырылды. Анда Уфадан Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия Әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма Фаткуллина, Башкортстан Мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Розалия Халикова, “Кызыл таң” гәзитенең үз хәбәрчесе Венера Мәҗитова катнашты һәм чыгыш ясадылар.

Чарага районыбызның иң абруйлы, ак һәм ихлас күңелле дәү әниләре оныклары белән чакырылган иде. Югары Яркәйдән Ирина Карипова — оныгы Аида Мөхетдинова, Рәфинә Гарипова — оныклары Данияр, Мансур, Илһам Баһмановлар, Нәфисә Гомә­рова оныгы Ирина Мөхәм­мәтдинова белән чыгыш ясадылар. Оныклар чара барышында дәү әниләрен данлап һәм мактап кына калмады, төрле бәйгеләрдә иҗади сәләтләрен, тапкырлыкларын да күрсәтте: җырладылар да, биеделәр дә, шигырьләр дә сөйләделәр. Дәү әниләр исә үзләре пешереп алып килгән тәбикмәк, чәк-чәк, кыстыбый­ларның рецептлары белән бик теләп уртаклашты, кул эшләре белән таныштырды.

Китапханәчеләр Фәнисә Әхмәтҗанова, Гөлнара Мә­ганәвиева, Әлфира Вәли­дова оештырган бәйрәм музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Анда Югары Яркәй 1нче гимназиясе, 2нче һәм 4нче урта мәктәп укучылары Вилнур Фазылов, Аделина Вәлидова, Лениза Мәганәвиева, Юлия Галиева, Аделина Ибраһи­мова, Айсылу Кәбирова, Данияр Баһманов җыр-биюләр башкарды, шигырьләр укып ишеттерде. Район балалар иҗат үзәгеннән Әлфия Вәлиева җитәкче­легендәге “Колынчак” балалар театр тү­гәрәгендә шөгыль­ләнүчеләр “Серле сандык”, “Мәдрәсәдә” кебек күренеш­ләрне оста итеп сәхнәләш­терде. Югары Яр­кәйдән хезмәт ветераннары Фәнә Минһа­җеваның мөнәҗәт укуы, Мәйсә Латыйпованың бишек җырын башкаруы кичәгә аеруча ямь өстәде. Бәйрәм белән котлап, Түбән Яркәйдән Илбира Җә­лилова да изге теләкләрен белдерде.

Чара барышында Балалар модельле үзәк китапханәсенең “Резеда” клубы каршында “Дәү әниләр мәктәбе”н оештыру кирәклеге турында фикер яңгырады. Бирсен Ходай, оныклар дәү әниләр һәм дәү әтиләр тәрбиясендә үссен. Ризаэддин Фәхреддин дә “Бала чакта салынган тәрбияне бернинди дөнья халкы да үзгәртә алмас” дип юкка гына әйтмәгән.
Читайте нас: