Равил Хәйруллин Үзбәкстанда туган. Әти-әнисе туганнарына кунакка барган җирдән шунда яшәргә калган. Уллары Равил, кызлары Глүсә дөньяга килгән. Малайның сукыр булып тууы ачыклану гаилә өчен коточкыч хәбәр була. Равил махсус интернат-мәктәптә укыган. 16 яшендә ул инде баянда уйнап, татар ансамбле составында сәхнәдә чыгыш ясый башлаган. Музыкаль белем дә алган.
Гаилә башлыгы дөнья куйгач, туган якларына күченеп кайтканнар. Ике дистә елдан артык Туймазы районының Ярмөхәммәт авылында яшиләр. 5 ел элек Равил игълан аша Татарстанның Лениногорск районы кызы Сирена Галимова белән таныша. Яшьләр озакламый өйләнешәләр. Сирена да инвалид, бергәләп дөнья көтү күпкә җиңелрәк була. Әти-әниләренең, туганнарының зур ярдәмен тоеп яши алар.
Әнисе бүләк иткән баянны һәм радиоалгычны кадерләп саклый Равил. Радиодан ишеткән көйне шундук баянда уйный. Ярмөхәммәт мәдәният йорты директоры Вәкилә Әхмәтҗанова әйтүенчә, авылдагы бер концерт та Равилдән башка үтми. Репетициягә Сирена озата килә, кайтканда исә машина белән илтәләр икән.
Республика һәм район күләмендәге бәйгеләрдә призлы урыннар яулый. Иң зур җиңүе – Уфада узган “Бергәләп барысын да булдырабыз!” фестивалендә беренче дәрәҗә дипломга лаек булган.
Сирена – аның ярдәмчесе, дусты, сердәше. Яшь хуҗабикә бәйләм белән шөгыльләнә, конкурсларда катнашып, бүләкләргә лаек була. Алар бергәләп тәмле ризыклар әзерли, хуҗалык эшләрен башкара. Равил ихатада иркен йөри. Сиземләү хисе көчле булу өстенә, икесе дә бай күңелле, ныклы рухлы алар.
Урыс язучысы В. Короленконың “Сукыр музыкант” дип аталган повестен, бәлки, укыганыгыз бардыр? Шул әсәрдәге төп герой, тумыштан сукыр Петрга охшаттым мин Равил Хәйруллинны. Шундый ук зирәк акыллы, Ходай тарафыннан музыкант таланты бирелгән, әйләнә-тирәдәге үзе беркайчан да күрмәячәк бөтен нәрсә белән дә кызыксынучан бу егет тормышта бәхетен тапкан. Беренчедән, бик борынгы һәм күркәм сәнгать төрләренең берсен үзләштергән. Икенчедән, гаиләсен булдырган. Ә иң мөһиме – Сирена белән Равил сынмас рухи көчкә ия.
Кандра авылы