+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 декабрь 2015, 22:01

Җан кыючы дәртле Венера

Сөю хисе тәэсирендә мәрмәр сынга да җан кергән.1998 елның җәендә Италиянең ерак бер төбәгендә билгесез маньяк ике атна саен бер ирнең җанын кыя башлый. Тышкы кыяфәте белән бер-берсенә нык охшаган сигез ир шулай бер-бер артлы якты дөнья белән хушлаша. Барысы да озын буйлы бу чит ил кешеләре Скандинавия халыкларына хас йөз чалымлы блондин була. Аларның бугазында калдырылган кара таплар бер дә кеше кулыннан булганга охшамый.

Маньякны таба да, тота да алмыйлар, ә бераздан бу төр җинаятьләр бөтенләй туктала. Тикшерүчеләрне бер нәрсә аеруча нык кызыксындыра: соңгы үтерелгән ир янында урындагы бер байның вилласы янәшәсендәге парктан күптән түгел генә урланган борынгы Венера статуясының ватылган калдыклары табыла... Ә мәрмәр скульптура кисәкләре табылганнан соң берничә көн үтүгә ерак Швециядә яшь рәссам атылып үлә...

Бер ел чамасы элек ул Италиягә шәхси коллекцияләрдә сакланучы антик сәнгать әсәрләренең күчермәләрен эшләргә килгән була. Бу мәрхүм үзенең көндәлекләрендә борынгы таш алиһә сынына ничек җан керүен бик тәфсилләп язып барган булган икән.

Югарыда телгә алынган вилла хуҗасының рөхсәтен алып, рәссам көн саен паркка сурәт төшерергә килә. Көннәрдән бер көнне ул Венераның башы һәр иртәдә икенче якка борыл­ганлыгын, аның үзенә бик җентекләп, текәлеп карап торуын чамалап ала. Мәрмәр скульптураның бу егеткә карата чын-чыннан гыйшык утында янып тартылуы тоемлана башлый: ул рәссамга төрле импульслар җибәрә, моның белән Венера мәхәббәткә мәхәббәт белән җавап бирүне таләп итә, юкса, аннан бик каты үч алачагын сиздерә. Мәрмәр алиһәнең матур аякларында, бармак араларында күптән түгел генә кереп калган балчык күргәч, егетнең үз сиземләвендә шиге калмый: димәк, Венера төнлә, постаменттан төшеп, аны эзләп йөргән!..

Кайтып китәр алдыннан яшь рәссам серле һәм сәер таш сын белән хушлашырга килә. Ләкин аның күңелен аздырырга, ымсындырырга теләгән алиһә янына килеп басуы була, Венера егетнең бугазыннан эләктереп ала һәм үзенә тартып китерергә тырыша. Көч-хәл белән аның таш кочагыннан котылып, швед артына да әйләнеп карамыйча аэропортка ашыга, тизрәк туган иленә кайтып китәргә ашкына.

Берникадәр вакыт үткәч, рәссам матбугатта Италиядә үзенә таныш урыннарда аңа охшаган ирләрнең бер-бер артлы үтерелүе турында укый һәм яшерен рәвештә генә яңадан бу илгә килә. Вилла янындагы паркка баргач, аның шикләре янә раслана: андагы статуя юкка чыккан!

Шушы хәлләрдән соң рәссам егет үзенең тикшерүләрен башлый. Озын көннәр буе ул җинаятьче алиһәне эзләп, ә тапкач, аның артыннан күзәтеп йөри һәм, ниһаять, тырышлыгы нәтиҗә бирә. Чираттагы ирне үтерүне ул булдырмый кала алмый, әмма шул урында ул алдан әзерләп куйган һәм һәрвакыт үзе янында йөрткән бозваткыч балта белән Венераның башына тондыра. Тикшерүчеләр мәет янында тапкан скульптура ватыклары нәкъ әнә шул Венера калдыклары була да инде...

Бик көчле хис-тойгыларга бай кеше буларак, рәссам үзенә тышкы кыяфәтләре белән охшаган һәм Венера аларны ул дип кабул иткән сигез ирнең үлемендә үзен гаепле саный. Шулай бетеренеп, намусы алдында вөҗдан газабы кичереп күпмедер йөргәннән соң, рәссам үз-үзенә кул салудан башка чара тапмый...
Читайте нас: