+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 декабрь 2015, 00:51

Алтын җитештерүче...бактерия

Американың Мичиган институтыннан Казем Кашефи һәм Адам Браун исемле белгечләр җитәкчелегендәге тикшеренүчеләр төркеме көчле агуга каршы тора һәм 24 каратлы алтын эшләп чыгара алучы бактерия барлыгын ачыклаган.

Cuhriavidus metallidurans дип аталучы амеба табигатьтә очраучы көчле агулы сыек матдәне — алтын хлоридын — саф алтынга әйләндерергә сәләтле. Браун һәм Кашефи әлеге бактерия­ләрне зур күләмдә алтын хлориды белән тукландырган һәм бер атнадан алтын металл алган.

“Без бактерияләр алхимиясе, ягъни әһәмияте булмаган металлны кыйммәтлегә әйлән­дерү белән мавыгабыз”, — дип аңлата белгечләр. Кызганычка каршы, мондый тәҗрибәне зур күләмдә үткәреп, табыш алу мөмкинлеге аз. Тикше­ренү­челәр, шулай да, бу ачышның икътисад һәм тирә-як мохит өчен файдасы булуы мөмкин, дип исәпли.
Читайте нас: