+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 декабрь 2015, 21:33

Янәшәдә – күренмәгән дөнья

Биоэнергетик кыр, аны тоемлау нәтиҗәсендә кешеләрне дәвалау турында нәрсәләр беләбез?Табигатьнең гадәттән тыш күренешләре кемнәрне генә кызыксындырмый икән! “Кызыл таң”да шушы рубрика астында даими басылып килүче язмаларны мин үзем дә зур кызыксыну белән укып барам. Ә бит тирәнрәк уйлап караганда, кеше үзе дә тулысынча ачылып бетмәгән зат, икенче төрле итеп әйткәндә, әле ахырынача танылмаган ”аяклы объект”. Телепатия, телекинез, гипноз, биорадиология, традицион булмаган медицина... Тәүге карашка, болар барысы да гадәттән тыш күренешләр сыман. Шулай да кеше, үз өстендә күнегүләр ясап, табигать тарафыннан бирелгән сәләтен даими үстерә барып камилләшә. Мәсәлән, экстрасенс билгеле бер халәттә галәмнең биомәгълүмати үзәге белән элемтәгә керә, параллель дөньяга үтеп чыга ала. Шундый чакларда аның “өченче күзе” (ягъни күрәзәлек сәләте) ачыла…

Шулай да экстрасенсор сәләтнең булуы, сәламәт кешенең авыру органнарга биоэнергетик йогынтысы күпләргә могҗиза сыман тоела. Кайберәүләрнең мондый дәвалау­чы­ны – шарлатан, ә аның шөгылен хорафат дип исәпләве дә ихтимал. Әмма ничек кенә булмасын, бүген сихерчеләр, шаманнар, им-томчылар, халык табиблары, элекке заманнардагы кебек үк, авыр чиргә дучар булган меңнәрчә кеше өчен бәла­дән коткаручылар булып күзаллана.
Безнең шәhәрдә дә экстрасенсорика мәктәпләренең әледән-әле ачылып торуы яңалык түгел. Үзенең мөмкин­лекләрен ачыкларга hәм үстерергә, космик энергиягә, үз-үзеңне савыктыру методикасына ия булырга теләүчеләр бүген дә бихисап.

Берничә дистә ел элек мин дә, үземнең сиземләү сәләтемне сынап карамакчы булып, курсларга язылдым. Алдагы ике төркемдә 70тән артык кеше шөгыльләнгән булып чыкты. Гади генә итеп әйткәндә, курсларда өйрәнгән күнекмәләр ярдәмендә әйләнә-тирәлек белән кызыксыну тойгым артты, җир hәм күкне, агачлар hәм чәчәкләрне, тормышның мәгънәсен hәм шатлык-сөенечләрен дә ачыграк тоемлый башладым. Әйтергә кирәк, халык табибы булып танылмасам да, курсларда алган күнекмәләрне, биоэнергетик ысулны кулланып, кешеләрнең аурасын – гәүдәсен чорнап алган нурлы тышчасын күрә башладым, биокырны, авыру органнарны тоемлап дәвалау hәм коррекцион, профилактик сеанслар үткәрә алу сәләтен үзләштердем. Бер яктан караганда, традицион булмаган медицина өлкәсендәге уңышларыма тәүге профессиям — медицина хезмәткәре булуым hәм спорт белән даими шөгылләнүем дә (марафон — 42 километр 192 метрга, 100-120 километрга йөгерү ярышларында катнашу) ярдәм иткәндер дип уйлыйм.

Курслар җитәкчесе, Канада профессоры Мэрилин Росснерның шәкерте П. Б. Байдимиров – Нефтекама шәhәренең укытучылар ассоциациясе әгъзасы. Гипнотерапия белән 1970 елдан бирле шөгыльләнә. Тәмам өметен җуйган меңнәрчә авыру, шушы тәҗрибәле гипнотизер-экстрасенста дәвалау курслары үтеп, сәламәтлеген кайтарган, яшәү көче алган. Күп кенә шәкертләре үз остазын уздырып та җибәргән. Берсе экстрасенсларның “Кара Лотос” мәктәбендә Халыкара үрнәктәге дипломга лаек булган. Ә андый “ак сихерчеләр” Советлар Союзы таркалганчы барлыгы 35 исәпләнә иде.

“Теге яки бу дәрәҗәдә тирәнтен тоемлау сәләте hәркемгә туганда ук бирелә”, – дип сөйләде уку дәва­мында Петр Байдимирович. – Дөнь­яны рухи танып-белү, физик камил­ләшү ягыннан дөрес тәрбияләмәү, ә гадәттән тыш күренешләрне материалистик күзлектән чыгып аңлату нәтиҗәсендә кешенең табигый сәләте элекке көчен югалта”. Мәсәлән, Көнчыгыш Кытайда мондый юнәлешләрдәге мәктәпкә балаларны 5-6 яшьлек чагыннан ук сайлап алалар. Шул рәвешле, булачак оста тулысынча камилләшкәнче берничә үсеш баскычын үтә.

Кеше үз күңелен сафландыручы, аңа якты нур өстәүче чыганакларны тоемлый hәм сизә белергә тиеш. “Башта үзеңне танып бел, аннары сәламәтлегеңне белерсең”, – дигән бер акыл иясе.

Дүртөйле мәктәбе программасы укытуның башлангыч курсы нигез­ләрен үз эченә алудан гыйбарәт булып чыкты. Укыту программасында кешедә үз-үзенә ышаныч тойгысын уяту тәүге бурычларның берсе итеп куелган. Бу исә тәүге дәресләрдә җиңелчә гипноз ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Ә бит безгә мәгълүм булуынча, йоклаганда кеше организмы ял итә, ул бушана, киеренкелектән арына. Баш миенең кайбер күзәнәк­ләре исә, киресенчә, уянып, үз эшчәнлеген активлаштыра. Гипнозда да шулай.

Берничә дәрес алганнан соң хәтта үз көченә шикләнеп караучы укучылар да бармак очлары hәм уч төпләре белән үзләрендәге биокырны сиземләп, тәүдә аптырашта калды. Ул энә кадагандай җиңелчә чымырдауда, җылы­лык яисә салкынлык чыганагы бирүдә тоемлана. Ә аеруча сизгер яисә биоэнергетикада бер­никадәр тәҗрибәсе булганнар, каршыларында басып торучы остаз­ларының hәм дә тирә-яктагыларның аурасын (энергетик тышчасын) күреп, аларның биокырларын тоемлый. Әлбәттә, мондый күнегүләр вакытында бик күп энергетик көч сарыф ителә. Икенче яктан, әгәр дә ул яхшы нияттә кулланыла икән, ул экстра­сенсның үзендә тагын да күбрәк туплана.

Аура – гади кеше күзенә күренмәгән энергетик боҗра, кеше гәүдәсен чолгап алган нурлы тышча. Физик hәм психик халәткә карап, ул билгеле төскә керә, берничә катлы булырга мөмкин. Мәсәлән, сәламәт, киң күңелле, мәрхәмәтле кешеләрнең гәүдәсе тирәли мондый тышчасы көмешсыман, аксыл-зәңгәр яисә икенче бер нәфис (сары, аксыл-яшел) төсмер белән нур чәчә. Кешенең нерв системасы киеренке хәлдә булганда аның аурасы кызыл төс ала. Сәламәтлеге нык как­шаганнарның аурасы кызгылт-көрән була hәм урыны-урыны белән авыру органнары турысында кара тамгалар барлыкка килә. Гашыйкларның да энергетик боҗрасы үзенчәлекле — яхшы хыяллар булып күренгән, алсу төстәге гөлчәчәк куагыдай балкып, ялкынланып тора. Изге күңелле дин әhелләренең гәүдәсен чолгап алган нурлы тышча берничә катлы, тик нәфис төсләрдән генә булып, баш очында алтын төсендә балкып, янә бер боҗра хасыйл итә. Шулай итеп, кешенең нурлы тышчасы ярдәмендә хәтта аның уй-тойгыларын “күреп”, шушы мизгелдә нишләргә җыен­ганын тоемлап була...

Ә инде йомгаклау дәресләрендә булачак экстрасенслар бер-берсендәге авыру органнарны табарга, профилактик сеанслар үткә­рергә өйрәнеп, төрле халәттә дәвалау ысулларын үзләштерде.

Ни өчен булачак экстрасенслар, дим? Чөнки экстрасенс – бик нык тирәнтен тоемлый белүче кеше. Чын дәвалаучыга әверелү өчен биокырны яисә аураны тоемлау гына җитми. Үзеңне камилләштерү өстендә даими эшләргә, кулларың белән могҗиза тудырырга, ягъни ихтыярың, фикерең hәм карашыңны үзеңә буйсындырып, биоэнергия агымын юнәлтә белү осталыгына өйрәнергә кирәк. Безгә билгеле булуынча, донорлар – сәламәт кешеләр. Экстрасенсны да донор белән чагыштырып була. Тик ул – сәла­мәтлеге какшаган кешегә үзенең таза, саф биоэнергиясен бирүче донор. Димәк, экстрасенс өчен иң мөhим бурычларның берсе – башта үз-үзеңне савыктыру. Фәкать шуннан соң гына әйләнә-тирәдәге кешеләрне дәвалый алачаксың. Хәтта кешене сәла­мәтләндерү максатында биотокны юнәлтү дә тыштан психик йогынты ясау ул.

Тәҗрибә еллар дәвамында туплана. Үзеңдә шундый сәләтне ачыклап hәм аерым ысулларга ия булып, башкаларны дәваларга ашыкмагыз, чөнки үзеңдә булмаган нәрсәне башкаларга биреп булмый. Әгәр дәвалаучы табибның нерв системасы какшаган, йөрәге үзен сиздерә, уң яктан кабырга асты чәнчә икән, ул чагында шушы энергияне, мәгъ­лүматны ул башкаларга да тапшыра. Шуңа да ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчегә ул үзенең авыруларын да өстәп бирә дигән сүз.

Экстрасенс тагын шуны исендә тотарга тиеш: аның артык сизгер организмы пациентның авыруын үзе­неке кебек кабул итә. Шуңа да ул физик яктан гына түгел, профессиональ яктан да hәртөрле көтелмәгән нәтиҗәләргә әзер булырга тиеш.

Кешелек дөньясы яши икән, димәк, кара көчләр золым эшләвен дәвам итә, ә изге көчләр яхшылык эшләргә ашыга. Кешеләр, “ак сихерчеләр” генә булсагыз иде! Әгәр дә без, hәртөрле шик-шөбhәләрдән арынып, яшьләргә ышаныч белән карасак, өлкәннәрне ихтирам итсәк, ешрак елмайсак, бер-беребезгә мактау сүзләре әйтсәк, аурабыз нәфис, җылы нурлар гына сибеп, яшәешебез дә тулысынча башка төс алачак!

Фәнис Галләмов,
биоэнергетика буенча Халыкара үрнәктәге
сертификатлар иясе
Читайте нас: