+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 декабрь 2015, 14:35

Гыйнвар. Ел фасылы

Җирле календарьда декабрь “ага (олы) кырлач ае” дип аталса, гыйнвар “эне (кече) кырлач ае” дип йөртелгән. “Кырлач” дип исә кышның иң суык вакыты хакында әйтәләр. Бу хакта халык телендә үзенчәлекле гыйбарә дә бар:Энем кырлач әйтә:“Агам кырлачны уздырам, Яшь киленнәрнеңКөянтәсен сындырам”.Һәм дөрес тә. “Эне кырлач”ның мондый “тырышлыклары” еш кына уңышлы тәмамланучан була. Мәсәлән, 1942, 1956, 1969, 1972 елларда гыйнварда салкынлык 50 градуска җиткән, ә 1979 елда хәтта температура 52 градуска кадәр төшкән.Кышкы явым-төшемнәр дә, башлыча, гыйнварга туры килә, бураннар да, җылы көннәр дә еш кабатлана.

Һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле көннәр һәм юбилейлар


1 – Яңа ел бәйрәме;
Уфа телеүзәгеннән СССРның Үзәк телевидениесе программалары даими күрсәтелә башлауга 50 ел (1966).
3 – Башкортстанның халык артисткасы, диктор Наилә Галәветдиновага 70 яшь (1946);
Шагыйрә Зөһрә Алтынбаевага 65 яшь (1951).
5 – Стәрлетамак дәүләт урыс драма театры ачылуга 70 ел (1946);
физика-математика фәннәре докторы, профессор Хәйрулла Мортазинга 75 яшь (1941).
7 — Православие христиан­нарының Раштуа бәйрәме;
Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, тарих фәннәре докторы, профессор Марат Колшәриповка 75 яшь (1941).
7-19 — Нардуган бәйрәме.
8 – шагыйрь Гали Чокрыйның тууына 190 ел (1826-1889).
11 – “Шүлгәнташ” дәүләт табигать тыюлыгы оештырылуга 30 ел (1986).
12 — Русия Прокуратурасы хезмәткәрләре көне.
13 — Русия матбугаты көне.
14 – “Уфа” аэропорты ачылуга 50 ел (1966).
15 – Социалистик Хезмәт Герое, БАССРның атказанган табибы Мәстүрә Сакаеваның тууына 100 ел (1916-2007);
Тарих фәннәре кандидаты, С. Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнил Баешевның тууына 60 ел (1956-1993).
16 – “Акбузат” балалар журналы чыга башлауга 25 ел (1991).
17 – БАССРның халык артисты Юлай Ушановның тууына 70 ел (1946-2002).
18 – шагыйрь Галимов Сәләмнең тууына 105 ел (1911-1939).
21 — Русия инженер гаскәрләре көне;
Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айрат Кәримовка 75 яшь (1941).
25 — Бөтенрусия студентлар көне;
Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, фоторәссам Рәиф Бадыйковка 70 яшь (1946).
27 — Русиянең Хәрби Дан көне. Ленинград шәһәрен блокададан азат иткән көн (1944);
Бөтендөнья таможня көне;
Русиянең атказанган, Башкорт­станның халык артисты, курайчы Азат Аеткуловка 60 яшь.
Читайте нас: