+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 декабрь 2015, 14:35

Түгәрәкләнеп китсәгез...

Бүген без Яңа елны каршылаячакбыз. Кем өчендер бу — күңелле бәйрәм, кызыклы очрашулар, ә кемгәдер, бигрәк тә гүзәл затларга, фигура бозу чоры: майлы ризыклар, майонезлы салатлар, күп калорияле тортлар... Нечкә билкәйләр түзсен генә!

Күпләр, бәйрәм узгач диетага утырып, элекке хәленә кайтырга өметләнә. Тик Яңа ел алдыннан башланып Иске Яңа елга кадәр сузылган “ашау бәй­рә­ме”нең нәтиҗәләреннән котылу бер дә җиңел түгел. Бәлки, эш катгый диеталарга барып җиткәнче, чама белеп кенә бәйрәм итәргә кирәктер.

Беренчедән, кунакка килү белән тәмле ризыкларга ташланмас өчен өйдә үк бераз капкалап чыгыгыз.
Тәмләткечләр, соус-майонезлар аппетитны ача. Шуңа күрә табынны, башлыча, үсемлек мае бутап әзерләнгән яшелчә салатларыннан башлагыз. Ашыкмагыз, яхшылап чәйнәгез. Бәйрәм табынында икмәктән баш тартып торыгыз — артык калорияләр җый­магыз.

Салатлардан соң кайнар ашларга күчегез. Тик монда бутарга ярамый: я балык һәм диңгез продуктларын, я ит-колбасалар ашагыз. Швед өстәленә килеп эләккәнсез икән, иң тәмле ризыкларны сайлап, аз гына капкалагыз.
Нәрсә эчәргә? Спиртлы эчемлекләр күп калорияле, исерсәгез, аппетитыгыз да арта, ризыкка карата уяулыгыгыз да югалачак. Әгәр дә эчмичә һич тә мөмкин булмаса, алкогольдән соң сут яисә газсыз минераль су йотып куегыз. Аракыга лимон суты сыгарга мөмкин. Шикәрсез шәраб, яки шампан шәрабын сайлау яхшырак булыр. Кич дәвамында өч бокалдан арттырмасагыз, фигурагызга да, сәламәтлегегезгә дә әллә ни зыян килмәс.

Иң җиңел десерт — сыр. Торт ашаудан тыела алмасагыз, аның өстендәге кремны ашаудан тыелырга кирәк. Күп аралашырга, сөй­ләшергә тырышыгыз. Бәйрәм вакытында бию — симермәс өчен иң яхшы ысул. Урамда йөреп керү, кар бәрешү, фейерверклар җибәрү — болары да фигура “сакчылары”.

Ә инде артыгын ашап ташлагансыз икән, нишләргә? Паникага бирелеп, үзегезгә ачлык игълан итмәгез. Ун көндә сез күп дигәндә ярты килога симерә аласыз. Ә үлчәүләр артыграк күрсәтсә, димәк, организмыгызда су җыелган. Бәвел кудыртучы чәй эчү сезнең тынычлыкны урынына кайтарачак. Ашказаны эшен җиңеләйтү өчен җиңел генә физик күнегүләр башкарыгыз. Аш сеңдерү, эч йомшартуга ярдәм итүче үлән чәйләре эчегез. Дарулар белән мавыкмагыз. Бәйрәмнәрдән соң рационыгызны бераз гадиләштереп, эремчек, сөт, пешкән балык, карабодай боткасы, яшел салатлар, мюсли, шикәрсез чәй, лимон суты кебек гади генә ризыкларга күчегез. Бер-ике атна шундый диета һәм саф һавада йөрү бик тиз формага кайтырга ярдәм итәчәк.
Читайте нас: