+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 гыйнвар 2016, 02:00

Чыршы уенчыгы — табигатьтән

Әлеге ялтыравык әйбер – чыршы уенчыгы түгел. “Карминит” дип аталучы тимер һәм кургаш кушылмасыннан торган кызгылт минералны табигать үзе Яңа ел атрибутына охшаш итеп яраткан.

Озынча ялтыравык кристаллардан укмашкан таш Русиядә, башка бик күп илләрдә табыла. Халык медицинасында ул сирәк кулланыла, шулай да көненә берничә минут кына шушы минералга карап тору хәтерне яхшырта, көч-куәт бирә дигән ышану бар. Ул хуҗасын яманлыктан саклый, аңа уңыш китерә, тынычландыра, гаилә учагы кабызуда булышлык итә, диләр.
Читайте нас: