+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 гыйнвар 2016, 02:00

Җиһанга лифт

Американың “NASA” компаниясе тикшеренүчеләре зур объектларны орбитага чыгаруны җиңеләйтү өчен “Җиһанга лифт” дип аталган системадан файдалану мөм­кинлеген өйрәнә.

Ул бер очы — Җиргә, ә икенчесе җиһан киңлегенә тоташтырылган, геосинхронлаштырылган орбитага чыгучы 100 мең чакрым озынлыгындагы тасма булачак. Шул рәвешле төрле орбиталарга барып җитәргә мөмкин, дип исәпли галимнәр.
Тиешле йөк салынган капсула тасма буйлап хәрәкәт итәчәк. Кирәк икән, капсула соңгы станциядә лифттан ычкына һәм ачык җиһанга чыга ала. Аның тизлеге секундына 11 чакрым тәшкил итәчәк. Галимнәр фикеренчә, Марска яисә башка планеталарга сәяхәт итәр өчен шушы тизлек җитә. Мондый лифтны җиһанга кораблар очыру өчен дә файдаланырга мөмкин.

Япония галимнәре 2050 елга шундый лифт төзергә ниятли. Моның өчен, алар фикеренчә, аркан сыйфатында корычтан 20 тапкыр чыдамрак углеродлы наноторбалар файдалану отышлы булачак. Лифтта берьюлы 30 кеше күтәрелә алачак, дип фаразлый галимнәр. Тизлек сәгатенә 200 чакрым тәшкил итәчәк. Ләкин шунысы да бар, экскурсия озакка сузылачак. Беренче тукталыш, бер атна күтәрелгәннән соң, 36 мең чакрым биеклектә ясалачак.
Әлегә мондый проектны гамәлгә ашыруның һәм лифт ярдәмендә җиһанга чыгуның күпмегә төшәчәге төгәл билгеле түгел.
Читайте нас: