+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 гыйнвар 2016, 02:00

“Кабартма” шәп шуа!

Илеш районында соңгы елларда спортның әлеге төре дә ныклы үсеш алды.Илеш районы үзәге Югары Яркәй авылында спорт белән шөгыльләнер һәм сәламәт тормыш алып барыр өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган: биредә бассейн, ике урында тюбинг һәм чаңгы шуу трассалары, өч урында шугалак эшли. Соңгы елларда бигрәк тә тюбингта шуу популярлаша.

Тюбинг инглиз теленнән “торба” дигәнне аңлата. Урыслар аны “надувные санки”, ”сноутюбинг”, “ватрушка”, “бублик”, “пончик”, “тобоган” дип тә йөртә. Аларга ияреп, минем дә тюбингны үзебезчә “кабартма” дип атыйсым килә.

Әнә шул “кабартма”ларда шуу безнең районда да соңгы вакытта бик популярлашып китте. Кышкы каникул чорында Уфа ягыннан район үзәгенә алып төшүче юл читендәге ялан чын мәгънәсендә сабантуйны хәтерләтә. 1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе карамагында булдырылган трассаларга кемнәрдер — чаңгы, кемнәрдер тюбингта шуарга килә.

— Үзләренең чаңгылары һәм тюбинглары булганнар бушлай шуа, калганнарына әлеге спорт инвентарьлары прокатка бирелә. Иң куанычлысы — соңгы вакытта райондашлар сәламәт тормыш алып баруга һәм спорт белән шөгыльләнүгә ныклы игътибар бирә. Күбесе бирегә гаиләләре белән килә, — ди тренер Илнур Әхмәтов.

— Йокыдан уяну белән кызларыбыз “Бүген тюбингта шуарга барабызмы?” дип кенә тора, — дип сүзгә кушыла Югары Яркәйдә яшәүче өч бала әнисе Ләйсән Шәрипова. — Каникулның һәр көнендә диярлек бирегә килдек. Әтиләре Алмаз чаңгыда йөрсә, кызларыбыз Айсылу, Камилә, Ләйлә һәм үзем рәхәтләнеп тюбингта шуабыз. Кышкы урман һавасын сулап кайту үзе ни тора!

Ләйсән ханымның сүзләре белән килешми мөмкин түгел, бигрәк тә каникул чорында балаларның ялын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрүдә төрле юнәлешләр буенча эшләүче әлеге спорт мәй­данчыкларының әһәмияте аеруча зур. Чыннан да, телевизор карап яисә компьютерда бер мәгънәсез уеннар уйнап утырганчы саф һавада тау шуып кайтуга ни җитә!

— Спортның чагыштырмача яңа төре булган тюбинг трассалары хәзер авылларда да булдырыла башлады. Мисалга, шәхси эшкуар Рузил Мәгъдәнов быел үзе яшәгән Йонны авылында берьюлы өч тюбинг трассасы эшләтте. Безнең районда спорт белән даими шө­гыльләнүче һәм сәламәт тормыш алып баручы шәхси эшкуарлар күп. Шуңа алар да киләчәктә Рузил әфән­денең үрнәгенә иярер дип ышанам, — ди үзе дә бирегә ике улын тюбингта шуарга алып килгән район хакимияте башлыгы урынбасары Рубин Галимов.

Рубин Назыйф улы әй­түенчә, соңгы елларда район үзәгендә генә түгел, авыл биләмәләрендә дә халык спорт белән актив шөгыль­ләнсен һәм сәламәтлеген ныгытсын өчен тиешле шартлар тудырыла, хоккей тартмалары эшләп килә, аларда ярышлар үткәрелеп тора.

Бер сүз белән әйткәндә, район халкы спорт белән теләп шөгыльләнә, сәламәт яшәү рәвешен сайлый. Шуңа да спорт мәйданчыклары авылларда да, район үзәгендә дә көн дәвамында гөрләп тора.
Читайте нас: