Авылда Яңа елны икенчерәк бәйрәм итәләр. Анда да уникене суккач халык клубка агыла. Вәт, ичмасам, тамаша! Әле шушы Яңа елдагысын сөйләмәкчемен. Урам аша гына яшәгән шәп дустым Садрый белән авыл клубына бергә бардык. Авылда аны ни өчендер “сыңар Сәмигулла” дип йөртәләр. Алкаш түгел, ну эчәргә ярата инде. Кайтканда бер-беребезгә иптәш булырбыз, дип бергә кайтырга сүз куештык. Әллә онытты, әллә йомшап берәр почмакта йоклап калды — үзем генә кайттым. Яңа елны өйдә дә дәвам иттек. Бервакыт урамнан Садрый кайтып килә. Утыз ике ел бергә ярты тапсак, бүлеп бергә эчә торган дусларбыз, әмма җырлаганын беренче ишетәм.
Ал кирәкми, гөл кирәкми —
Бер стакан бал кирәк...
— Садрый дус, каян болай кайтып киләсең әле? — дип каршысына чыктым. Оныткандыр, күрәсең, нигә ташлап киттең дип бәйләнер инде, дип шүрләп тә куйган идем.
— Ашап, эчеп, рәхәтләнеп сугышып Яңа ел кичәсеннән кайтып киләм әле, — ди бу. —Вәт шәп үтте Яңа ел, өелешеп бәргәләштек. Кем кемне кыйнаганын да аңламадым.
Менә шулайрак үтә авылда бәйрәмнәр. Күп авылларда ир-егетләр “рәхәтләнеп” сугышмаса, бәйрәмнең яме юк, диләр бит. Бу Яңа елдан соң да гыйнварда ун көн ял иттек, җәмәгать. Көн дә бераз капкалап тормасаң — бу хәтле ялдан ялкып китүең дә бар.
Эчү дигәннән, җәмәгать, Садрыйны бераз тәҗрибәле кеше дип уйларга кирәк. Эчү мәсьәләсендә түгел инде. Хәмер капканнан соң да исермәү серләре буенча.
Яңа елда эчмә дип беркемне дә тыеп булмый. Русиядә бу бәйрәмдә мәңге айнык йөргәннәр дә бер-ике чәркә тота, ашказаны эчәгендә җәрәхәте булганнар да үзенең авыру икәнен оныта. Тик берәүләр иртәнгә менә дигән була, икенчеләре башларын да күтәрә алмый.
Аракыны дөрес эчү үзе бер фән, ди бу өлкәдә күпне күргәннәр. Галимнәр дә шулай ди, имеш, исерү геннарга да бәйле. Әнә немецлар бер стакан аракыны иснәп карау белән бөгелеп төшә. Ә безнең русиялеләр тагын юкмы дип сораячак әле. Иң мөһиме — чаманы белү.
Ә аның кагыйдәләре бик гади. Яңа ел кичендә табында бер генә маркадагы алкогольле эчемлекне эчәргә тырышыгыз. Татарча әйткәндә, “Шаляпин” белән “Снегурочка” аракысын бутарга ярамый. Аракы эчәсез икән — шәрабка күчмәгез. Билгеле, Яңа ел, гадәттә, “Шампанский”дан башлана. Беренче тосттан соң аракы яки коньяк белән дәвам итәргә телисез икән — шампан шәрабыннан соң яхшы ризык кабарга һәм үзегез сайлаган югарырак градуслыга күчәргә кирәк. Шампан шәрабының төбенә төшкәнен көтмәгез. Чөнки аңарда алкогольне үзенә “сеңдерүче” газлар бар.
Аракы урынына табигый шәрабларга өстенлек бирсәгез, тагын да яхшырак. Алкоголь никадәр чиста һәм табигый, аның организмга файдасы да шулчаклы яхшырак, дигән сүзләргә ышанмагыз. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, спирттан эшләнгән “градуслы” эчемлекләр организм тарафыннан тизрәк үзләштерелә. Ә дистилляция юлы белән алынган спиртлы эчемлекләрдә әйтик, виски, коньяк, грапп, чачада табигый микроорганизмнар сакланып кала. Алар көчле файдалы үзенчәлеккә ия, организмны чиста алкогольнең токсик матдәләре тәэсир итүдән саклый. Чамасын белеп эчәргә кирәклеген истән чыгармагыз.
Аннары, халыкта күптән сыналып, йөзләрчә ел дәвамында ата-бабадан калган бер юл бар. Тозланган кәбестә яки кыяр суы да әйбәт. Алма суты яки аспирин эремәсе дә баш төзәтүдә ышанычлы чара булып тора. Ашказаны, эчәкләр дә чамасын белмичә эчүче хуҗаларын яратмый. Аларга бу очракта активлаштырылган күмер, ярты литр сөт яки кефир ярдәмгә киләчәк. Белгечләрнең тагын бер киңәшен истән чыгармагыз. Махмыр вакытында бәвел кудыручы дарулар эчмәгез. Чөнки алкоголь үзе дә организмдагы суны киметә. Авыз куышлыгы кибү дә шуны күрсәтә.
Җәмәгать, күршем Садрый белмичә сөйләмәс. Ул бер көнне хәмерне яратучы, ә икенче көнне аның исемен дә ишетергә теләмәгән дусларына, гадәттә, иң гади рецепт белән ярдәм итә. 4-5 калак балны һәм бер лимоннан кысып чыгарылган сутны артык каты булмаган ярты литр чәйгә кушып эчәргә кирәк. Нәтиҗәсе озак көттерми. Безнең авыл кибетендә сатуда лимоннарның озак ятмавы да шуны раслый.
Менә шулай, җәмәгать! Садрый киңәшләрен җиткерүем юктан түгел. Садрый киңәшләренә колак салсагыз, Яңа ел гына түгел, аннан соңгы көннәр дә “адәмчә” үтәр.