+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 гыйнвар 2016, 02:00

Бакыйлыкта күрешкәнгә кадәр!

Мәрхүмнәр турында озак кайгырмагыз, аларга бу ошамый...Фридрих Герман руль артында һәрвакыт сак йөргән була. Һәм ул бер катгый кагыйдәне үзенә закон итеп ала: әгәр машина белән каядыр барасы бар икән, бер йотым да алкоголь эчү юк! Кызганычка каршы, юл-транспорт фаҗигаләрендә бер гаепсез айнык шоферлар һәм аларның пассажирлары да каза күрә, иң аянычлысы – нәкъ шундый тәртипле водительләр юньсез исерекләр аркасында якты дөнья белән хушлаша.

Яшь пар – 26 һәм 24 яшьлек Фридрих белән Уте – якшәмбегә каршы төндә шундый исерек шофер корбаны була: аларның машинасына, каршы хәрәкәт ягына чыгып, салмыш шофер автомобиле белән маңгайга-маңгай килеп бәрелә. Яшь гаилә дә, исерек водитель дә фаҗига урынында җан бирәләр. Бу хәл 1980 елның 15 июнендә, яшьләр өйләнешкәннән соң нибары бер атна узгач була...

Кияү балакайның әти-әнисе бу вакытта яшьләрнең туеннан соң Обераммергау шәһәрендә чираттагы җәйге ялда була. Бу олы кайгыдан соң алар берничә ай һуш җыя алмый, гадәти тормыш рәвеше челпәрәмә килә. Фрау Герман үлем, яшәү мәгънәсе һәм вафат булганнан соңгы гаҗәп һәм гаҗәеп хәлләр турындагы китаплар укый. Шундый кичләрнең берсендә аның кулына Хильдегард Шэфер исемле язучының “Теге дөньядан килгән тавышлар” дигән китабы килеп эләгә.
Шуннан соң фрау Герман язучыны эзли башлый һәм аларның очрашуы Ашоффенбург шәһәрендә була. Бу очрашуга фрау Герман шулай ук күптән түгел генә баласын югалткан ахирәте белән бара. Язучы Шэфер ханым башта бу ике хатынга “теге” дөньядан ишетелгән тавышлар феномены турында җентекле лекция сөйли, аннары беренче тәҗрибә рәвешендә эксперимент үткәрә. Аның барышында ап-ачык булып “Без синең муеныңа асылынып йөрибез” дигән тавыш ишетелә. Фрау Герман бу сүзләрнең үзенә карата әйтелүенә шикләнми, чөнки ул муенына тагылган чылбырындагы амулетында улы белән килененең фотосурәтләрен саклаган була.

Шушы хәлләрдән соң Герман ханым магнитофон сатып ала һәм сеанс вакытында ишетелгән тавышларны шунда яздырып бара башлый. Әлеге тавышларның кадерле һәм газиз кешеләренеке булуына ул шикләнми, чөнки гәүдәләре кабергә җирләнсә дә, рухлары һәм җаннары башка бер үлчәмдә, параллель дөньяда яшәвенә чын күңеленнән ышана. Магнитофон тасмасында берничә тапкыр төрлечә кабатланган бер язма фрау Германны аеруча гаҗәпкә калдыра: “Сез безне озакламый күрә алачаксыз!” Моны ул башта ничек аңларга да белми.

“Теге” дөньядан ишетелгән тавышларны яздырып баручы дуслары белән бер очрашу вакытында фрау Герман фотограф Клаус Шрайбер төшереп алган паранормаль фотосурәтләр арасында улының фотосын күреп шакката. Димәк, Фридрихның “Сез безне озакламый күрә алачаксыз!” дигән сүзләре менә нәрсәне аңлаткан икән! Бу очракны махсус рәвештә оештырылган дип тә әйтеп булмый, чөнки фрау Герман Шрайбер белән таныш булмаган һәм аның улын фотограф беркайчан да күрмәгән...

“Миңа улым без, тереләр өчен, бик мөһим нәрсәләр турында җиткерде, – ди фрау Герман. – Шулай бер сеанс вакытында ул: “Без кайгырганны яратмыйбыз,” диде. Моның белән ул үлгәннәр турында бик озак кайгырырга ярамаганлыгын, тереләрнең болай озак өзгәләнүе мәрхүмнәрнең фани дөньядан аерыла алмыйча интегүенә сәбәпче булуын әйтәсе килгән. Аның “Әни, без монда да күрешәчәкбез” диюе кешеләрнең бакыйлыкта чыннан да очрашачагын аңлата, моңа ышанып яшәргә генә кирәк”.
Читайте нас: