Өстенә, шортыдан башка, берни кимәгән кыю умартачылар махсус үлчәүгә баса. Аннары аларның тәненә корт анасы белән бергә күчләр сара башлый. Бераздан алар баштанаяк бал кортлары белән күмелә. Бер сәгать эчендә Ванг Далин өстенә кунган бал кортларының авырлыгы 26,86 килограммга җиткән. Икенче урынга 20 яшьлек фермер Ли Конгдзянг чыккан, аның өстенә сарган күчнең авырлыгы 22,9 килограмм тәшкил иткән.
Әлеге кызыклы, әмма хәвефле тамашаны карарга теләүчеләр махсус саклагыч киемдә килгән.