Мәскәүдә сөйләшүче хайваннар һәм кошлар мәсьәләсе белән күп еллар җитди шөгыльләнүче галим яши. Александр Дубров – биофизик, биология фәннәре докторы, йөзләрчә гыйльми мәкалә һәм дистәләрчә китап авторы. Кыскасы, бик абруйлы һәм, иң мөһиме – ышануга лаек белгеч, гелиомагнитобиология, биосимметрия, зоо- һәм фитопсихология кебек фәнни юнәлешләр башында торган галим, Русия Фәннәр академиясенең Гомум генетика институтына нигез салучыларның берсе. Аны еш кына халыкара фәнни конференцияләрдә чыгыш ясарга чакыралар, шул исәптән кайбер хайван һәм кошларның кешеләр кебек сөйләшә алу темасы буенча да.
– Минем “Сөйләшүче хайваннар” дигән китабым, анда кертелгән бик күп мәзәк һәм үзенчәлекле сәер хәлләргә карамастан, җитди хезмәт, – ди Александр Петрович. – Анда язылганнарга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше, әмма мин шаяра торган яшьтән үткән инде. Хезмәтемдә мин 200дән артык чыганакка – зооэтологлар, зоопсихологлар, биолингвистларның фәнни эшләренә таяндым. Хайваннар сөйләшүе буенча тикшеренү – иң авыр фәнни хезмәтләремнең берсе, чөнки фактларга җәмәгатьчелекнең бик ышанып бармавы, ул фактларның дөреслеген тикшерүнең катлаулылыгы эшне авырайта. Әмма фән анык, тәгаен, кире каккысыз фактларга таянырга ярата, ә ул фактлар минем файдага.
– Ә Сезнең үзегезгә аларның сөйләшкәнен ишетергә туры килдеме соң?
– Туры килде, әлбәттә! Сөйләшүче кошлар, дельфиннар һәм маймыллар турындагы мәгълүматны мин, нигездә, фәнни әдәбияттан, матбугаттан тупладым, ә андый песине үзем ишеттем. Былтыр махсус Бакуга, шундый мәче яшәгән кунакчыл Бабаевлар гаиләсенә бардым. Андагы Мурканың кайчан сөйләшә башлавын өйләреннән дә чыкмыйча өч тәүлек сагаладым. Ләкин мәченең әзербайҗанча сүзләре миңа бик тәэсир итмәде, киләсе очрашуга кадәр урысча сүзләр өйрәтергә килештек.
– Ә бу мөмкинме соң?
– Хайван-җәнлек, әгәр телгә килсә, ул хуҗалары телендә сөйләшә. Бабаевларның ике ел элек 26 яшендә үлгән “Мэси” кушаматлы песиләре дистәләрчә сүз белә иде. Аны әлеге хуҗабикә мәктәп елларында ук урамнан табып алып кайткан булган, кулыннан да төшермәгән диярлек, аның белән сөйләшкән, иркәләгән-назлаган. Һәм нәкъ менә шушы йогынты аңа көчле тәэсир иткәндер дә. Ул үз кушаматын, “Рәхмәт!”, “Сау бул!” – дип, тәрәзә челтәренә менеп киткәч, “Төш аннан!” – дигәнгә – “Төшмим!”, “Сиңа ничә яшь?” дигән сорауга “Унике” дип әйтә белә иде. Һәм моны хуҗалары әйткәнне генә кабатлау дип аңларга кирәкми, чөнки ул әлеге сүзләрне вакытын белеп урынлы куллана иде. Боларны теркәп барган билгеле журналист Мөхәммәт Әхмәт Бахарлыга, чакырту буенча килеп гаҗәпкә калган терапевт Тамилла Казымовага ышанмаска хакым юк, ялган аудиоязмаларны да оештырып булмыйдыр.
Биредә хайван белән хуҗалары арасындагы телепатия күренешен, хуҗасы кушкан команданы хайваннар үтәвен дә исәптән алып ташларга ярамый. Мәсәлән, тарихтан билгеле булганча, легендар психиатр, академик В. Бехтерев дрессировщик В. Дуров үткәргән тәҗрибәләрне теркәп калдырган. Аның барышында В. Дуров үз боерыгын башта кәгазьгә язган, аннары уе белән генә эте Лордка команда биргән, анысы хуҗасына икенче бүлмәдән сул (уң түгел!) туфлиен алып килгән, яки академикның түш кесәсеннән кулъяулыгын тартып чыгарган.
– Тагын нинди хайваннар сөйләшү сәләтенә ия?
– Караганда шәһәре зоопаркында яшәгән киң билгеле “Батыр” кушаматлы фил Мэси белән ярыша алыр иде. “Батыр” – яхшы”, “Батыр” – молодец”, “Батыр”га су эчерегез!” – Менә шушы сүзләрне генә ишетү дә кешеләрне битараф калдыра алмый! Зоопарк директоры, биология фәннәре кандидаты Н. Епифановский моның серенә төшенергә тырыша. Баксаң, фил баласын дүрт айлык чагында әнисе имезүдән туктаган, аны, сөйләшә-сөйләшә һәм иркәли-иркәли, зоопарк хезмәткәрләре шешәдән имезеп үстергән.
Тагын да, бик күп сүзле булмасалар да, сөйләшүче этләр билгеле. Тольяттидан Фарафоновлар гаиләсендәге эт хуҗабикәгә “Ма-ма” дип, ашыйсы килгәндә “Ам-ам” дип әйткән, Токиода бер маэмай, әлбәттә, японча, “ит” дигән.
Хайваннарда юмор хисе дә, интеллект та бар дип раслаучы галимнәр дә юк түгел. Мәсәлән, Америкада Р. Паккард “Хайваннарның акыл үсеше коэффициенты” дигән китабында укырга һәм чутларга өйрәнгән бер яшьлек маймылның акыл үсешен 85-90 балл белән бәяли һәм, бу – ике яшьлек кеше баласы акылына тиң, дип исәпли. Интеллектын белмим, әмма Луганск шәһәреннән А. Трубачева тәрбияләп үстергән “Франтик” кушаматлы тутыйкошның сүз запасында 600-700 сүз бар. Ул аларны бик урынлы куллануы белән аерылып тора.
Шундый хәл дә киң билгеле: Новочеркасск шәһәре циркында бер атаклы дрессировщица попугае белән аренага чыга һәм кошына: “Яле, попочка, тамашачыларны сәламлә!” ди. Попугай бераз ризасызлык белән: “Исәнмесез, кадерле тамашачы иптәшләр!” дип кушканны үти дә, кул чабулар тынгач, мыгырданып ала һәм “Ух, ... вашу мать!” дип кычкырып җибәрә. Бу хәлдән соң өлкән тамашачылар рәхәтләнеп кычкырып көлсә дә, кошның хуҗабикәсе агарынып ката, чөнки совет заманында халык алдында мондый сүгенү сүзләре өчен статья яный, ун хезмәт хакы күләмендә штраф чәпәргә дә бик мөмкиннәр иде! Шуңа “Попугай кебек кабатлама!” дигән сүзләр дөреслеккә һич туры килми, ул өйрәнеп-ятлап алган сүзләрне сайлап алып, бик тә урынлы һәм вакытлы әйтеп тә бирә ала.